Дүрт көндә 2 килога ябыгып була| ДИЕТА

Беренче көн
Иртәнге ашка 1 стакан яңа сыгылган кызыл чөгендер һәм кишер согы эчегез. Ул организмга көч кертә, эчәк эшчәнлеген яхшырта. Башка төрле яшелчә, җиләк-җимеш соклары эчәргә, аларны кушарга да мөмкин. Сокның көнлек күләме 1,5 литрдан арт­маска тиеш. Көн дәвамында су һәм яшел чәйне исә күпме эчсәң дә ярый.

Икенче көн
1,5 кг майсызландырылган эремчек, 1,5 литр 1 процентлы кефир алып, 5 тигез өлешкә бүлергә һәм һәр 2,5-3 сәгать саен бер порцияне ашарга. Ашарга ярты сәгать кала яки соңыннан бер сәгать узгач, 1 стакан су яисә яшел чәй эчсәгез тагын да яхшы.

Өченче көн
Көн дәвамында яшелчә яфракларыннан ясалган 1,5 кг салат ашыйсыз. Аны зәйтүн яки җитен мае салып болгатырга рөхсәт ителә.

Дүртенче көн
Беренче көндәге кебек сок эчәләр.

Әлеге диета ярдәмендә, дүрт көн эчендә кемдер 2 килога, кемдер тагын да ныграк ябыккан. Бу кешенең организмына һәм матдәләр алмашына бәйле.

Әлеге диетаны саклаганда төрле ябыктыручы ванналар кабул итәргә, массажга йөрергә, спорт белән шөгыльләнергә киңәш ителә.


Фикер өстәү