«Баштарак шәһәр үзәгеннән читкә китүебезгә борчылган идем»

Арчада яшәүче  Ләйлә Гарипова – үзмәшгуль. Әлеге программа турында ишеткәч, ул, шәхси эшмкәр булудан туктап, тегү цехы һәм кибетен яба.

Хәзер ул калфаклар тегә. Үзләре яши торган өйләре янында ук остаханә өлгерткәннәр.

–Баштарак шәһәр үзәгеннән читкә китүебезгә борчылган  идем. Шөкер,  клиентларымны югалтмадым. Заказлар да кимемәде. Сөенеп эшләп йөрим, — ди Ләйлә. — Үзмәшгульлекне шәхси эшмәкәрлек белән чагыштырып та булмый.  Элеккеге кебек кәгазь эшенә вакыт китми. Программа салым суммасын да үзе исәпләп чыгара. Тагын бер ягы бар: эш башлаганда хөкүмәт ярдәм йөзеннән 10 мең сум бонус бирә. Салымның  бер процентын түләргә шул суммадан файдаланырга була.  Тагын бер  уңай ягы – элек мин юридик затлар белән эшли алмый идем. Исәп-хисап счетым булмады. Хәзер акчаны  картама  җибәрәләр. Салымы  бераз артыграк була инде, бу очракта 6 процент түлибез. Әмма заказлар күп килгәч, әллә ни сизелми.

Ләйлә,  бер көндә 30 калфак тегәм, ди. Кайчандыр әнисенең өйдә юк чагында курчакларына күлмәк теккән кыз хәзер бер ансамбль кешене күлмәк-костюмлы  итә. Түбәтәй, калфак, алъяпкыч, чигүле яулыклар янында сувенирлар да бар.

– Тегү эше бик ошый иде. Әниебезнең тегү машинасын кая куйганын  карап тора идем. Ул берәр җиргә чыгып китсә, алам да тегәргә тотынам. Үсә төшкәч, иске киемнәрне яңарта башладым. Бик теләсәм дә, тегүчегә укып булмады, әни мине Арча педагогия училищесына укырга кертте, – дип сөйли Ләйлә. – Хәер, моның өчен мин аңа бик рәхмәтле. Хатын-кыз өчен бигрәк тә кирәкле уку йорты ул. Мин анда тормыш итәргә өйрәндем. Әмма яраткан шөгылем барыбер тынгылык бирмәде.

Ләйлә ире Рифкать белән моннан 20 ел элек Казанга күчеп килә. Тулай торакның бер бүлмәсендә яши башлыйлар. Уллары Ислам, кызлары Зәлинә туа. Шуннан соң  Арчага кайтып китәләр дә үз йортларын төзи башлыйлар.

– Икең бергә эшләгәч, тормыш авыр түгел. Эшне бүлешеп тормадык. Кемнең вакыты бар, шул эшләде. Рифкатьнең куллары алтын. Тегү эшләрендә дә ярдәм итә.  Быел кызымны да эшкә урнаштырдым. Бераз акча кадерен белсен, дидем. Киләсе елга аны да үзмәшгуль итеп теркәтәм. Олы тормыш юлына чыкканда, тәҗрибәсе булсын.

Берничә ел элек Арча хакимияте башлыгы,  кул осталарын җыеп, сувенир продукция ясарга өнди. Шуннан соң  эшмәкәрләргә ярдәм итә башлый. Аларны  төрле чараларга чакыралар, Казан Сабан туена да баралар. Азнакай, Актаныш районнарына сәфәр Ләйләгә канатлар куйгандай була. Соңрак  Владимир өлкәсендә “Татар теле көннәре”ндә катнашырга насыйп була.  Ләйлә соңгы вакытта миллилеккә игътибар артты дигән фикердә.

– Мин моны кул эшләреннән дә чыгып әйтәм. Ата-аналар үзгәрде. Акчаларын кызганмыйча,  балаларына милли киемнәр тектерәләр. Бәйгеләр дә  телне саклауга, гореф-гадәтләрне яңартуга барып тоташа, – ди ул.

Ләйләнең  интернеттагы сәхифәләре дә татар телендә генә икән.

– Күп кеше социаль челтәрләр аша табып, заказ бирә. Австралия, Швейцария, Израиль кебек чит илләргә  җибәргән кул эшләрем дә бар. Терәк һәм теләк булганда, эштәге авырлык сизелми икән ул!

 Гөлгенә ШИҺАПОВА


«Баштарак шәһәр үзәгеннән читкә китүебезгә борчылган идем»” язмасына фикерләр

  1. Ул ханымның уңганлыгына исем-акылым китә! Интернет челтәре аша таныштык. Саф татар блогеры! Хезмәте,күпкырлылыгы,халыкчанлыгы,гадилеге һәм үтемле киңәшләре белән яулап алды. Уңышлар гына насыйп булсын! Әлмәт,Сирина

Фикер өстәү