“Артка борылып карарга яратмыйм… Куркам”

…Һәр кешенең язмышы – үзе бер китап, диләр. Тик, килешәсездер, китапның да бит төрле калынлыктагысы – аз битлесе, күп битлесе була. Гөлсимә апа өлешенә дигән язмыш китабы берничә томнар белән тиңләшер иде. “Бу әле, сеңлем,  күргәннәрнең бер өлеше генә, безнең буынга бик авырга туры килде шул”, – ди ул.

Юк, зарланып әйтми ул бу сүзләрне. Күздән яшь килерлек тормыш бәянен дә арасына кызыклы истәлекләр куша-куша, шаяра-көлә сөйләде. Холкы шундый. Сер бирә торганнардан түгел. Киләм дип шалтыраткач та: “Мошенниклар түгелме сез?” – дип соравы да тел чарлавы булган лабаса. Ә мин, өлкән кеше шикләнәдер инде дип ышанып, “пресса” дигән катыргымны барлап, кулга тотып кергән идем… Бу йорт бусагасын әнә шулай көлә-көлә атладым, көлә-көлә чыгып киттем мин. Сагышлы, хәсрәтле бәян алар арасына очраклы гына “кысылды” кебек…

Килешәсездер: юмор хисе көчле булганнар тормышта күп авырлыкны ничектер җиңелрәк кичә. Балтач районының Көшкәтбаш авылында яшәүче Гөлсимә апа Шәйхетдинова белән аралашканнан соң моның шулай икәненә мин кабаттан ышандым.

https://vatantat.ru/2020/01/%d3%99tine-is%d3%99n-dip-ujlap-ta%d2%a3ga-kad%d3%99r-ezl%d3%99dek/

Тормыш дигәнең бала чактан бүгенгә чаклы күпме сынаулар аша уздырган үзен. Ә ул барысын да кичәр көч тапкан. Авырлыклар аша уза-уза чыныккандыр дияр идең… Чыныгырга, ныгырга өлгергәнче –  сабый чакта ук утлардан алып суларга салган, бүген дә төн йокыларын урлый торган, әлегәчә җавап таба алмаган сораулары бихисап булган беренче тормыш “сикәлтәсе” генә дә ни тора!

Әти-әниле тигез гаиләдә күп иркәләнергә туры килми аңа. Гаиләсен: хатынын, алты баласын ташлап, әтиләре башка гаиләгә күченә. Дөрес, анда күпмедер яшәгәч, бер баласы тугач, кире үзенекеләр янына кайта. Әмма әти кешенең шушы уйланылмаган ялгыш адымы гаиләсе өчен бик кыйммәткә төшә. Ул кире кайтып озак та үтми, сугыш башлана. 5–6 яшьләрдә генә булса да, Гөлсимә апа әтисен сугышка озатканны яхшы хәтерли.

– Озак тормыйм, көзгә кайтам мин. Мәйсәрә, балаларны таратма, – дип киткән җирдән башта әсирлеккә эләгә, аннан хәбәрсез югала әтиләре Сәләхи. Шул чакта икенче хатыны үзенең өйгә хокукларын даулый башлый. Даулап кына калмый. Баксаң, Сәләхи Мәйсәрәсе белән законлы аерылышкан, икенчесе белән язылышкан булган. Шуны нигез итеп, шул чактагы җитәкчеләр сигез кешелек гаиләне (әле әбиләре дә була) урамга куып чыгара. Икенче хатынга йортны бушата.

– Үзе яшәсә дә ул кадәр авыр булмас иде, өч чиләк бәрәңгегә сатты бит ул аны. Алучылар да өебезне шунда ук сүтте. Без шулай итеп бернәрсәсез урамда калдык. Бик күп кешеләрдә өйдәш булып яшәдек. Шуңа күрә, бераз тернәкләнүгә, һәркайсыбыз эшли башладык. Бер елны колхоздан хезмәт көненә ашлык күп тиде. Ул чактагы колхоз председателе Әхмәт абый әнигә: “Быел сезгә ашлык күп тиде, беразын сатыгыз да, Рәхимә китә, шуның өен алып калыгыз”, – дип киңәш бирә. Шулай итеп, без өйле булдык.

https://vatantat.ru/2020/01/yard%d3%99m-k%d2%afrs%d3%99t%d2%afg%d3%99-kagylyshly-beleshm%d3%99lek/

Вәли дигән кешенең элекке ак мунчасы, бер тәрәзәле генә булса да, үз өйләре, үз куышлары була ул! Сигез җан шул өйдә күп еллар яши. Абыйлары шуннан армиягә, биш кыз да тормышка шул өйдән китә.

Тормышка чыккан гаиләсе дә, кызганычка, шактый авыр хәлле була Гөлсимә апаның. Җәмәгате Исрафил белән кара-каршы эшләп, бөтенесен нульдән башларга, гомер буе төзелеш алып барырга туры килә.

– Берсендә катык белән кабыклы мич бәрәңгесе ашап утырабыз, ул чактагы председателебез Мәгъсүм абый Исрафилов килеп керде. Мәһабәт гәүдәле, бик кешелекле иде ул. Безнең белән бергә тамак ялгады да:  “Өегез бик кечкенә. Барыгыз да колхозда бик тырышып эшлисез, өегезне зурайтырга кирәк. Мин сезгә ярдәм итәрмен”, – диде. Тәки сүзендә торды. Ул елны авылга медпункт салырга тиешләр иде. Колхоз урман кистертте. Хәсәншәех урманыннан кискән агачларның төп өлешен медункт төзелешенә алдылар, икенче өлешен безгә бирделәр. Исрафил  белән икәү бергә ул агачларны чистарттык, бурадык, өй күтәрергә генә кешеләр чакырдык. Түбә ябарга дигән такталарны да икәү бергә ярдык, бергә яптык. Шулай итеп бик тырышлык белән өйгә янкорма салып чыктык. Кечкенә өйдә өч балабыз –Исмәгыйль, Гөлҗифар, Исхак туган иде, монысында Әлфия белән Илфатыбыз туды…  Каенанам Хөсникамал үзе дә бик тырыш иде, минем дә гел алдынгы булуымны яратты. Балаларны үзе карады, басуга бала арбасы тартып бармадым мин, бер көн эштән калмадым. Ирем белән өч өй генә салдык. Дүртенчене тәмамлауга плугорист булып эшли башлаган идем инде. Ике ел комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем, аннан дуңгыз фермасына эшкә кердем, – дип сөйли Гөлсимә апа.

Биш ел эшли ул анда. Олы улы Исмәгыйльне тапкач, кабат фермага чакыручы булмый, бригадада төрле эштә эшли башлый, аннан бозаулар карауга күчә һәм 1985 елга кадәр шунда эшли. “Ирем Исрафил да бик тырыш булды, пенсиягә чыккач та туктамады әле, алтмыш еллап эш стажы бар иде аның.  Авырып, 2002 елда вафат булды… Мең шөкер, балаларыбызның һәркайсын тормыш алып барырлык һөнәрле, белемле итә алдык. Барысы да эшчән, тырыш булдылар. Гаилә кордылар, балалар, оныклар үстерәләр. Ун оныгымның сигезе башлы-күзле инде, унтугыз оныкчыгым бар”, – дип, бер моңсулый, бер сөенә ул.

Тормыш шундый инде: балаларыбызның тормышы мул дип сөенеп яшәгәндә, гомере буе фермада эшләп, гел мактаулы булган Гөлҗифарына кайгы-хәсрәтләр “ишелә” генә. Бер-бер артлы ирен, ике улын югалта ул. Ачы хәсрәтләрнең берсен күтәрү дә бик авыр… “Сындым”, – дигән чаклары күп була Гөлҗифарның да. “Ярый әле әни булды, ул мине ялгыз калдырмады, монда күченде, белмим, ул ялгызлыкны күтәрә алмаган булыр идем”, – ди ул бүген. Ул чакта инде кызы Алсу тормышта була. Менә шул көннән башлап әни белән кыз бер җан булып, бер-берсенә терәк-таяныч булып яшиләр.

Гөлсимә апага дигән сынаулар моның белән генә бетми. “Кинәт, тик торганда кулларым, аякларым эшләми башлады, йөри алмас, бернәрсә тота алмас булдым. Инсульт та булмады… Табибларга да, өшкерүче әбиләргә дә йөрдек. Мең шөкер, кулларыма – табиб дәвасы, аякларыма догалар килеште… Бүген менә сөенә-сөенә йөрим, рәхәтләнеп бәйлим…”  – ди.

Бер минут тик утыра белмәгән Гөлсимә апа бик оста бәйләүче дә. Күз явын алырлык чәчәк букетлары, оекбашлар, челтәрләр, урындык япмалары… – барысы да сәнгать әсәре булырлык. Сәнгать димәктән, үзешчән сәнгатьтә дә гомер буе актив катнашкан, җырлаган да, нәфис сүз дә сөйләгән. Әле олыгайгач та “Балкыш” фестивальләрендә катнашкан. 2013 елдан авылның абыстае да икән ул. “Үзем өчен генә догалар өйрәнгән идем. Шул елны авылыбыз имамы Габделфәрт Нәкыйпов килде дә шушы эшне йөкләде. Коръән мәҗлесләрендә мин, сеңлем, китаптан укыган, ятлаган вәгазьләрне сөйләмим. Тормыштан алынган гыйбрәтләр белән, үземнең йөрәк аша үткәннәр белән аңлатам.  Олылар да, яшьләр дә бик яратып тыңлый. Барысы да хөрмәт итә, шуңа сөенеп яшим”, – ди.

…Башкалар белән бүлешердәй гыйбрәтләр, сабаклар күп булган шул үткәнендә. Борылып карарга куркырлык “кадрлар” да байтак… Бәлки әле “куркам” диюе дә сүз уйнатуыдыр, тумыштан оптимист кешенең сиксәнне үткәч тә алга карап яшәвенә бер ишарә генәдер?

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү