Гөлсирин Абдуллинадан «Синнабон» пешерү РЕЦЕПТЫ

Камыр өчен: 200 мл сөт, 100 г шикәр комы, 50 г чи яки 11 г коры чүпрә, 2 йомырка, 600 – 700 г он, 1 чәй кашыгы тоз, 80 г атланмай.

Эчлек өчен: 50 г атланмай, 200 г көрән шикәр комы, 20 г дәрчин (корица).

Крем өчен: 60 г атланмайлы сыр (“Маскарпоне”, “Филадельфия”), 100 г шикәр оны, 40 г атланмай, ванилин. Камыр басарга һәм ярты сәгать “ял иттерергә”. Ул арада крем әзерләргә. Атланмайлы сыр, атланмай, шикәр оны һәм ванилинны бергә кушып тугларга. Камырны чама белән 0,5 см калынлыкта җәяргә, эрегән атланмай сөртергә, көрән шикәр комы белән кушып болгатылган дарчинны камыр өстенә тигез итеп җәяргә. Рулет итеп төреп, 4 см калынлыкта кисәкләргә бүлергә. Үсемлек мае белән майланган табага рулет кисәкләрен, бераз ара калдырып тезәргә, 20 минут тотарга. Аннары 180 градуска кадәр кызган мичтә 30 минут пешерергә. Өстенә әзер кремны сыларга.


Фикер өстәү