Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстанның икътисад министры итеп билгеләнде

Татарстан Президенты Указы белән Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстанның икътисад министры итеп билгеләнде. Аны бүген Рөстәм Миңнеханов уздырган киңәшмәдә тәкъдим иттеләр.

51 яшьлек Мидхәт Шаһиәхмәтов моңа кадәр Федераль салым хезмәтенең Татарстандагы идарәсен җитәкләде, Премьер-министр, Президент ярдәмчесе булып эшләде. 2010-2014 елларда Татарстанның икътисад министры булды. Соңгы өч елда исә Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе вазыйфасын башкарды.

Әлегә кадәр икътисад министры булган Фәрит Габделганиев Татарстан Президентының ярдәмчесе итеп билгеләнде.


Фикер өстәү