Коронавирус: кайда ничек көрәшәләр?

Көтмәгәндә безнең башка зур сынау булып килеп төшкән Covid-19 кемнең нәрсәгә сәләтле һәм үзенең кемгә күпмегә төшә икәнен күрсәтә башлады инде.

Рәсми белдерүгә ышансак, тоталитар Кытай инде вирусны җиңеп килә, Көньяк Корея кырыс чаралар ярдәмендә шулай ук вәзгыятьне уңай якка үзгәртте, дисциплинага өйрәнгән японнарда да хәл артык кискенләшмәде. Ә менә демократия, либераль ирекләр, кеше хокуклары дип аяк терәп торучы Европа илләре һәм АКШ бик кызганыч хәлдә бүген.

Коронавирус АКШның медицина системасын, дәүләт идарәсен, дөньяга карашлар системасын идеаль сынау белән сыный бүген. Аянычтыр, янкилар бу сынауда мескен рәвештә оттыралар. 27 мартка инде океан арты державасы чир таралуның дөньядагы уртача тизлеген ике тапкыр узып пандемия каршында егылды. Менә бу юллар язылганда, ул инде чир йоктыручыларның гомуми саны буенча да, аны яңа йоктыручылар саны буенча да дөньяда беренче урында тора.

Үлүчеләр саны әлегә Кытайдагыдан бераз гына ким, Иранныкын инде узып китте. Төп сәбәпләр арасында медицинаның һәм фармацевтиканың бары тик бизнеска гына әйләнеп бетүе, кеше хокуклары бозылмасын дип катгый чаралар кертмичә авыз ачып тору, дәүләтнең хосусый җитештерү секторына тыкшына алмавы тора. «Америка тавышы» сайты әле һаман да «Мәскәү карантины ничек эшләр һәм бу никадәр законлы?» дигән материалны алгы планга чыгарып, Россиядәге хәлне тикшерә. Үзләрендә инде чирләүчеләр санының 200 меңгә якынлашып килүен һәм ашкын темплар белән миллионга таба омтылуын оныта. Дөрес, янкилар да хәзер кырыс чаралар күрүнең котылгысыз юл булуын аңлый башладылар. Вашингтон мэры соңгы сәгатьләрдә генә кешеләргә өйдән чыгуны тыя торган указ игълан итте. Кайсы карантин кырысрак икәнен уйлыйсы бар әле монда: Мәскәү шарты авырракмы, Вашингтонныкмы? Вашингтонда өйдән рөхсәтсез чыккан өчен, 5 мең долларлык штраф яки 90 көнлек төрмә җәзасы каралган.

Шундый ук катгый шартларны күпчелек Европа илләре дә кертте инде. Либераль ирекләр онытылды. Онытмас идең, Италия үлүчеләр саны буенча Кытайны 4 тапкырга диярлек узып китеп беренче урында бара, Испания 7716 үлүче белән ышанычлы икенче урынны тота (Кытайда үлүчеләр саны — 3308), французлар чиннарны куып киләләр.

Көньяк Корея мисалы шартларны кырсыландыру гына җитми, тиз тест ясап авыруларны ачыклау мөһим икәнен күрсәтә. Алар барлык авыруларны да ачыклап бетереп, шуларны гына изоляцияләү юлын сайладылар һәм бу отышлы булып чыкты. Тик кореялыларның «дөя коронавирусы»на каршы биш ел элек туплаган тәҗрибәсе бар иде һәм әзерлекләре дә яхшырак булып чыкты. Көнбатыш илләрендә андый әзерлек юк.

Израиль вирусны ачыклау өчен этләрне куллана башлады. Кинологлар этләрне чирле кешеләрне танырга өйрәтә. Баксаң, дүрт аяклы дусларыбыз рак һәм малярия бизгәге исен таныйлар икән инде. Этләрдән инефкция эзләтү тәҗрибәсен Бөекбританиядә дә куллана башлаганнар.

Рәшит Фәтхрахманов

Фото:  pixabay.com


Фикер өстәү