Россиядә коронавирусның кайчан “пик” ноктасына җитәсе мәгълүм булды

Федераль медицина-биология агентлыгы җитәкчесе Вероника Скворцова “Россия 24” телеканалы эфиры аша хәбәр иткәнчә, коронавирус инфекциясенең “пик” ноктасына җитүенә 10-14 көнләп вакыт калып бара, шуннан соң эпидемия берникадәр вакыт бер урында “таптанып” торганнан соң, кимүгә таба борылыш алачак.

Скворцова билгеләп үткәнчә, бу мәгълүматлар математик һәм биологлардан торучы иң көчле фаразлау төркемнәреннән алынган. Ул шулай ук моның өчен тестлар ясау күләмен арттырырга һәм диагностиканы көчәйтергә кирәклеген дә әйткән.
Агентлык җитәкчесе, “пик” ноктасына менәргә күпме вакыт кирәк булса, аннан төшү өчен дә якынча шуның кадәр үк вакыт таләп ителәсен әйткән. Шул ук вакытта, белгечләр бәяләвенчә, Россия июньнең беренче декадасы урталарына кадәр чирнең иң югары ноктасында торачак.

Моннан тыш Скворцова эпидемия вакытында үз-үзен дөрес тотуы өчен Россиядә халкын мактап та алган.
Сүз уңаеннан, коронавирус пандемиясе 184 илне колачлады. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, дөньяда COVID-19 йоктырган барлыгы 1,2 миллион кеше теркәлгән, 67 мең сырхау җан тәслим кылган. Иң күп авыручылар – АКШта, Испания һәм Италиядә. Коронавирусның “туган иле” – Кытайда исә берничә көн элегрәк кенә эпидемиянең бетүе турында хәбәр ителде.

Россиягә килгәндә, 7 апрель мәгълүматларына караганда, COVID-19 чиреннән авыруның 7497 очрагы теркәлгән. Шул ук вакытта 494 кеше хастаханәдән савыгып чыккан. 58 сырхау үлгән, дип хәбәр итә РИА Новости.


Фикер өстәү