Табиб-гастроэнтеролог Шамил Галиев: «Ураза алдыннан су гына эчеп тору зарарлы»

Рамазан аеның утыз көнлек уразасы җитәргә дә озак калмады. Аңа ничек әзерләнергә, ач торуның зыяны юкмы, ул кемнәргә ярый, кемнәргә тыела? Бу хакта табиб-гастроэнтеролог Шамил Галиев белән әңгәмә кордык.

Шамил Зөфәрович, кисәк кенә ач тору организмга авыр булмасын өчен уразага ничек әзерләнергә?

– Мөселман кисәк кенә уразага керми. Аны ел дәвамында ай саен берничә көн тотабыз. Әйтик, ай уртасында – өч көн, аннары – дүшәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә. Бу – Пәйгамбәребезнең сөннәте. Нәфел уразалары тоткач, организм утыз көнлек уразага да әзер була. Пәйгамбәребез уразада гына түгел, көндәлек тукланганда да ашказанының бер өлешенә ризык, икенчесенә – сыеклык керергә, өченче өлеше һава өчен калырга тиеш дигән. Шуңа күрә ашау-эчүдә гел талымлы булсак иде.

Рухи һәм физик халәт тә бар бит әле, көннәр буе ач тору сәламәтлекне какшатмыймы?

Ураза тоткач, организм җиңеләеп китә. Ураза тәнгә генә түгел, рухи яктан да җиңеллек китерә. Уразаның, ягъни ач торуның файдалы ягын ачкан фәнни казанышлар да бар. 2016 елда медицина буенча Нобель премиясе япон галиме Есинори Осумига бирелде. Галим, ашаудан тыелып, ач тору, организмдагы чистарыну механизмнарын эшләтеп җибәрә ди. Ул аутофагия процессы дип атала. Организм күзәнәкләрдә җыелган начар матдәләрдән арына. Бу бигрәк тә үлгәч яңадан яңармый торган күзәнәкләргә кагыла. Япон галиме ач тору аеруча нерв күзәнәкләре өчен файдалы һәм Альцгеймер, Паркинсон авыруларыннан профилактика чарасы булып тора ди. Элек әби-бабайларыбызның  олы яшьтә дә хәтере яхшы иде. Моңа ураза тоту да сәбәпче булган. Ач тору баш миендәге кан әйләнешен яхшырта.

Кемнәргә ураза тотарга киңәш ителми?

Яман шеш белән авыручыларга ярамый. Беренче тип шикәр чире белән авыручыларга шулай ук ураза тотарга киңәш ителми. Аларга көн дәвамында ашарга, инсулин кадарга кирәк. Икенче тип диабет, йөрәк-кан тамырлары системасы белән авыручыларга кискен таләпләр юк. Саулыгыңа, хәлеңә карыйсың. Көндез берничә тапкыр дару эчү билгеләнгән кеше ураза тотудан тыелып тора. Уразага керер алдыннан ярыймы, юкмы икәне хакында мөселман табибы белән киңәшсәгез иде.

Ураза якынлашканда бер атна ашамыйм, су гына эчәм, дип әйтүчеләр бар. Имеш, тәнгә җиңеллек килә…

Бу фикер белән килешмим. Болай эшләү, киресенчә, организмны көчсезләндерә. Уразада чагында бездән көч күп сарыф ителәчәк әле. Әзерлек дигәндә ел дәвамында нәфел уразасы тотарга кирәк. Организмны көйләү өчен шуннан да яхшысы юк.

Уразага кадәр сөлек салдыру, хиҗама ясатуның файдасы буламы?

– Андый аерым киңәшләр әйтә алмыйм. Хиҗама – сөннәт гамәл, ләкин ураза көннәрендә аны ясату уразаны боза диләр. Кан тапшырырга ярый. Анда да норма булырга тиеш, чөнки организм сыеклык югалта. Сөлек салдыру да күптәннән билгеле ысул. Сөлек канны сыекландыра торган матдәләр бүлеп чыгара. Шуңа күрә төрле чирләрдән салырга киңәш ителә, әмма ураза вакытында түгел.

Дарулар эчүдә чикләү бармы?

– Ифтардан соң сәхәргә кадәр дару эчү тыелмый. Көндез укол кадату рөхсәт ителә. Витаминнар, глюкоза кадатырга ярамый, алар тукландыргыч матдәләр санала.

Уразаның беренче өч көне бик авыр. Баш авырта, хәл китә, йокы баса… Боларга ничек каршы торырга?

–  Канда кисәк кенә шикәр күләме кимегәнгә баш авыртырга тотына. Башка көннәрдә көн буе ашап, капкалап торабыз. Кайнатма, конфет, камыр ризыклары яки җиләк-җимеш белән чәй эчеп куябыз. Ураза тотканда, көндез организмга боларның берсе дә керми һәм баш миенә глюкоза килми. Беренче көннәрдә шикәр җитмәү бик нык үзен сиздерә. Баш мие шикәрсез эшләргә теләми, кәеф төшә, йокымсырата. Болар вакытлыча гына, чөнки организмда эчке резерв бар. Аның күп өлеше бавырда һәм мускулларда саклана. Менә шулар эшләп китсен өчен физик активлык кирәк. Ятасыгыз килеп торса да, урынга аумагыз. Бакчада аз гына эшләп алу, йөреп керү барысын да кузгатып җибәрә. Өч көннән организм ач торуга, азрак ашау-эчү режимына  җайлаша.

Кайбер кеше кичтән ашагач, иртән сәхәргә тормый һәм көне буе тәгам ризык капмый. Моңа ничек карыйсыз?

– Уразаны алай тотмыйлар, әлбәттә. Сәхәрдә җиңелчә булса да ашарга кирәк. Мондый хәл, күбесенчә, яшьләр арасында күзәтелә. Алар төн буе йөриләр, соң яталар, иртән сәхәргә тора алмыйлар. Олыраклар кичтән күп ашап, корсакны тутыргач, иртән торуны кирәксенми. Иртәрәк ятып, йоклап алырга кирәк. Хәзер сәхәргә сәгать бердә, икедә торыла бит инде. Шуңа кадәр йокламаучылар да бар. Алар сәхәр ашагач ята. Тик көне буе эшләүче кешегә болай көнне үткәрү авыр булачак. Сәхәр алдыннан берничә сәгать ятып ял итү яхшырак. Иртән торгач, күп ашамаска. Юкса, ашказанына авыр булачак һәм сусатачак.

Ифтар вакытында авызны нәрсә белән ачу әйбәт: тозмы, су яки хөрмә җимешеме?  

– Хөрмәгә өстенлек бирелә. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә: “Мөмкинчелеге булган кеше хөрмә белән авыз ачсын”, – диелә. Яңа өлгергәне булмаса, кипкән хөрмә дә ярый. Галимнәр дә хөрмәнең микроэлементларга бай, туклыклы ризык булуын әйтә. Анда углеводлар да бар. Ул көне буе ач торганнан соң, бавырга җиңеллек китерә. Пәйгамбәребез, сәхәргә дә иң яхшы ризык хөрмә, дигән.

Гадәти көннәрдә ашагач, шунда ук эчмәскә тырышабыз. Ураза вакытында кеше авыз ачарга күмәк ашларга йөри. Анда берьюлы ашыйлар да, эчәләр дә… Авыз ачкач, иң беренче эчәргәме, ашаргамы?

– Ул хакта да хәдис бар. Аның буенча, ураза вакытында кешегә сәхәр ашау, көндез ятып алу, ифтарда башта ашау, аннары эчү җиңелеккитерә. Нык сусагансың икән, авыз ачкач, ярты стакан су эчеп куй. Әмма буш ашказанын су белән тутырырга ярамый, чөнки ашарга авыр була.

Нинди су эчәргә?

Чиста су кирәк. Чишмә суы гына яки фәлән фирма эшләп чыгарганны гына эчегез, дип кистереп әйтмибез. Кемнең нинди мөмкинчелеге бар инде.  Газлы, баллы-татлы сулар эчү ярамас. Аларның файдасы юк һәм сусауны  да басмыйлар. Кәһва эчү буенча да фикерләр төрле. Аз күләмдә тыелмый, мәсәлән, кан басымы түбән булган кешеләргә эчәргә мөмкин. Ураза вакытында һәркем үзенең организмын тыңларга өйрәнсен иде.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү