Элеккеге министр урынбасары: «Хуҗасы нинди – колхозы шундый»

Балтач районына барып, Сәйдәш Исрафиловны күрми кайтып китү дөрес булмас иде. Заманында аның исеме телдән төшмәде, дисәм дә ялгышмам. Ул җитәкләгән Тимирязев исемендәге колхоз республи­ка­да иң алдынгылардан саналды.

Авыл хуҗалыгы министры урын­басарыннан башлап төрле җавап­лы вазифалар башкарганнан соң, кем әйтмешли, «картлык көнендә» барыбер үз районына, үз туфра­гына кире кайтты Сәйдәш Мәгъсүм улы. Җирсез яши алмый иде ул.

Телефоннан хәбәрләшеп, өенә бардык.  Мине бөтен тормышы җир белән бәйле булган кешенең бүгенге вазгыятькә мөнә­сә­бәте – бәясе кызыксындыра иде. Һәр нәрсәгә үз фикере булган Сәйдәш Исрафилов: «Авылдагы үзгәрешләргә килгәндә, монысы яхшы, монысы начар дип, акка-карага бүлеп булмый», – дип сүз башлады. Аның фикеренчә, «колхозларны бе­тер­­деләр!» дип каравыл кычкыру бик үк дөрес түгел. Чөнки, соңгы елларда элекке колхоз системасының кимчелекләре аермачык күренә башлады. Колхозлар мөстә­кыйльлеген югалтты. Председатель кирәк икән, халык фикерен белү юк, китерәләр дә куялар. Һәм син халык алдында түгел, райком каршында җавап тотарга тиеш буласың. Беренче урынга күрсәткечләр чыкты.

:: Югары күрсәткечләр начармыни?

– Күрсәткечнең формаль санга әйләнүе начар. Халык фикере икенче урынга кала, күмәк хуҗалык мәнфәгатьләре санга сугылмый. Колхоз ул, бүгенгечә әйтсәк, үзидарә булырга тиеш иде.

:: Әмма дәүләт авылны ярдәменнән ташламады бит.

– Анысы әйбәт. Тик дәүләт колхозларны уртада тотты, ягъни артык сикерергә дә, үләргә дә ирек бирмәде. Ә хәзер сикерер идең, базар икътисады итәктән тота. Үләсе килгәннәргә, пожалысты, ирек. Банкротлыкка үзең дә чыга аласың, чыгаралар да. Бервакыт, авыл хуҗалыгы министры урынбасары булып Николай Титов эшләгән чакта, республикабызның алдынгы хуҗалыклары белгечләрен җыйдылар. Максат – аларның тәҗрибәсен өйрәнү иде, ягъни, бу хуҗалыклар ни өчен алдынгы? Тыңладык белгечләрне, баксаң, икътисади могҗизага илтә торган бернинди яңалык та юк. Бөтен хикмәт – кадрларда. Хуҗасы нинди – колхозы шундый, глава нинди – район шундый. Россия белән Татарстанда да шундый ук хәл.

:: Безнең җитәкчеләр ниндирәк соң?

– Начар дип әйтергә тел әйләнми. Әмма, ил күләмендә алганда, авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме җитенкерәми әле. Аннан соң, без ил күләмендәге үзебезнең үк ялгышларны кабатлап барабыз. Мәсәлән, узган гасырның җитмешенче елларында уңдырышсыз туфраклы зоналарга ярдәм турында дәүләт программасы эшләнеп, андыйларга казнадан күп акча бирелде. Әм­ма авылларда инде бу акчаны эшкә җигәрлек кеше калмаган иде. Бүген Мәс­кәү, авыл хуҗалыгы – динамик үсештәге тармак, аңа күп акча тыгасы юк, дип уйлый. Мәскәү уйлаганда авыл хуҗалыгында эшләрлек кеше дә калмаска мөмкин.

:: Авыл хуҗалыгына заманча техника-технология керә барганда артык кеше кирәк булмый башламасмы соң?

– Заманча технология дип без кешене хезмәттән читләштерә барабыз. Шул ук вакытта авыл бетә, дип зарланабыз. Телевизорны кабызып карагыз, авыл хезмәте турында тапшырулар күпме? Мин Татарстанны гына күз алдында тотмыйм. Бездә бар әле тапшырулар, авыл проблемалары турында сез дә язып торасыз. Ил күләмендә алганда, элек, мәсәлән, «Время» телепрограммасының ким дигәндә утыз проценты авыл хуҗалыгына багышлана иде.

:: Ни дисәң дә, бездә авыл хуҗалыгына игътибар зур дип уйлыйм.

– Уйлау әйбәт инде ул. Тик менә алга киткән районнардан исәпләнгән Балтач авыл хуҗалыгы җитештерүе буенча совет чорындагы дәрәҗәгә күтәрелә алмый әле. Дөрес, сөт күп савабыз. Ә кукуруз, бәрәңге игүне, сарык-дуңгызчылыкны бетердек.

:: Ихтыяҗны заман көйлидер инде ул.

– Заман көйләми. Заманны без көйләргә тиеш түгел микән? Беркөнне телевизордан тыңладым. Бүген без крахмалның туксан биш процентын чит илдән алабыз икән. Нәрсә, бәрәңге үстерә белмибезме? Арчада яхшы гына эшләүче крахмал заводын бетердек. Читтән миллион тонна ясалма сөт алабыз. Без җитештерүне дә, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүне дә җайга сала алабыз. Әйткәнемчә, дәү­ләтнең игътибары гына җитми. Мәсәлән, кредит алуны гына җайга салсалар да, без үзебезнең генә түгел, тагын ике-өч рес­пуб­ликаның тамагын туйдыра алыр идек.

:: Колхозны бетермичә, банкротлыкка чыгармыйча гына милек мөнәсәбәтләрен үзгәртеп була идеме?

– Була иде. Безнең яшәү рәвеше шундыйдыр инде: революция булды, әйдә, коммуналар оештырыйк, дидек. Аннан соң, әйдә, колхозлаштырыйк, дидек. Колхозга керәсеңме-юкмы, дип сорап торучы да булмады. Шуннан соң, әнә бөтен дөньяда халыкны фермерлар ашата икән, дип фермерлаштырырга тотындык. Шуннан соң, бер ел эчендә генә авылда фермер ясап булмаячагын белгәч, колхоз исемен бетереп, СХПК ясарга кирәк, диделәр. Бу эш тә бик үк барып чыкмагач, ОООлар оештыру китте.

:: Алар яшәргә хаклы түгелме?

– Яшәсеннәр, фермалары да, колхозлары да, ОООлары да булсын. Мин бер чиктән икенче чиккә ташланып, бәргәләнеп яшәүне хупламыйм. Нәрсәдер оештырырга телиләр икән, халык фикере дә, һәр төбәкнең үзенчәлеге дә, һәр авылның менталитеты да исәпкә алынырга тиеш.

:: Үзеннән-үзе инвесторлар белән булган матавыклар искә төште әле. Бу – заман таләбе идеме?

– «Аптыраган үрдәк күлгә арты белән чума», – диләр бит әле, без дә, әйдә, җирне чит илдәге кебек капиталистларга бирик, дип эшкә тотындык. Ә бит инвесторлар арасында авыл, колхоз тормышын бөтенләй белмәүчеләр дә бар иде. Аларның төп максаты акча эшләү иде. Инвесторларга казна акчасы да эләкте. Алар файдасына авыл хуҗалыгы белән бәйле күпме оешма-предприятиеләрне таркату башланды.

:: Сез җитәкләгән Тимирязев исемендәге колхозның хәлләре ничек?

– Хәзер ул – Тимирязев исемендәге хуҗалык, чөнки «колхоз» дигән сүзне Гражданлык кодексыннан алып ташладылар бит. Аны улым Булат җитәкли. Иң әһәмиятлесе: халык зарланмый.

:: Авыл хуҗалыгында эшләүчеләр белән сөйләшкәндә, бәяләр сәясәтеннән канәгать булучыны очратканым юк. Зарланучылар күбрәк.

– Бездә җитештерүче белән кулланучы арасы бик ерагайды, чөнки ике арада паразитлар, ягъни арадашчылар күбәйде. Элек, мәсәлән, колхоз саткан 10 тиенлек бодайдан 16 тиенлек икмәк пешерәләр иде. Шушы аермага, ягъни 6 тиенгә икмәкне әзерләү пунктына тапшыру да, он итеп тарту да, транспорт, пекарня, сәүдә итү чыгымнары да сыеп бетә иде. Хәзер яхшы бодайның килосы – 8 – 10 сум, ә икмәк 35 сум тора.

Продукциянең үзкыйммәте югары булу гигантомания белән дә бәйле. Мәсәлән, чөгендерне шикәр заводына йөзәр чакрымнардан ташыйлар. Ә Европада эшкәртү заводлары 25 чакрым радиуста эшли. Транспорт чыгымнары аларда 4-5 мәртәбә ким. Чит илләрдә җитештерүче һәм хезмәт күрсәтүче оешмалар арасында контракт төзелгән. Италиядә фермер хуҗалыкларына менә дигән юллар салынган, ягулыкны, чәчү орлыкларын, гербицидларны үз вакытында китереп бирәләр.

:: Бездә шундый хәлләр булыр микән?

– Булыр, әмма моңа синең белән минем генә гомер җитмәс. Шөкер, Балтачта халык саны арта. Шуңа күрә өстәмә эш урыннары да булдырырга, җитештерүне, эшкәртүне арттырырга, кече предприятиеләр ачарга кирәк, дим мин. Бездә эшләп килгән мех фабрикасы бетте, Карадугандагы мебель фабрикасы мөшкел хәлдә. Авыл хуҗалыгы техникасын да үзебездә ремонтлап булыр иде, юкса техник карау уздырыр өчен Казанга алып барырга туры килә. Без чит илгә ашлык сатабыз, дип мактанабыз. Сатабыз инде, үзебездә ашатырлык терлек калмагач. Элек Норма авылының үзендә генә дә 150 баш сыер бар иде, күрше Кариле авылында да. Хәзер бит терлек асраучылар да юк. Деградация шушы була инде ул. Артык ашлык җитештерәбез икән, терлекләр санын арттырыйк, кошчылык фабрикалары төзик. Федераль бюджетта ел саен миллиардлаган акча кала дип мактаналар. Бирегез шул акчаны авылга. Без үзебезне тулысынча тәэмин итә алабыз. Шул ук вакытта кибет-базарлардан Мисыр бәрәңгесе сатып алып ашыйбыз. Адәм көлкесе бит бу! Ярый, артыгын сөйли башладым бугай…

Әңгәмәдәшем шушы урында туктап калды һәм чәй өстәленә чакырды. Әйткәннәрен тагын бер кат расларга теләгәндәй: «Менә өстәлдәге бөтен ризык үзебезнеке», – дип куйды. Заманында министр урынбасары булып эшләгән Сәйдәш Исрафилов бүген дә терлек асрый: үгезе, сыеры, ун баш сарыгы, ике кәҗәсе, кош-кортлары бар. Әле ун оя умарта да тота икән. Үз авызыннан ишеткәч шаккаттым: Сәйдәш туган авылым – Субаш-Аты басуларының да бер өлешен алып иген игә икән. Бүген Балтачның үзендә буш яткан бер карыш та җир юк, диде ул.

Мин аның биләмәләрен кечкенә генә бер дәүләт белән чагыштырып карыйм. Бөтенесе дә уйланган, җайга салынган һәм үз җирендә файдага эшли Сәйдәш Мәгъсүм улы. Әлбәттә, авыл хуҗалыгында алып барылган сәясәткә дәгъвалары да бар, кайберләрен үз авызыннан ишеттек инде. Һәр әйткәненә пичәт сугып барырга да җыенмыйбыз, болай, уйланыр өчен яздык!

Әңгәмәдәш – Риман Гыйлемханов


2 фикер

  1. Грамотный товарищ жаль что не он глава района да и просто хороший мужик

Фикер өстәү