Ана кеше ике кызын пычак белән чәнчегән: сәбәпләре ачыклана

Башкортстанның Әскин районында әни кеше кечкенә кызларына пычак белән ташлана. Кызларны авыр хәлдә Уфа хастаханәсенә илтәләр.

Бу хәл 18 апрельдә Кубияз авылында булган.

«Фаҗига иртәнге 5-6 тирәсендә булды. Әнисе сигез һәм биш яшьлек кызларына пычак белән кадый. Кечкенәсенә өч тапкыр кадаган. Иренә дә эләгә, әмма бик нык түгел. Хатын үзе качкан, аны төшке ашка гына тапканнар. «Ашыгыч ярдәм» килгәч, әтисе кызларны кулына тотып машинага алып чыга. Кызларны Уфаның бер хастаханәсенә алып киттеләр», – дип сөйләгән «КП-Уфа» корреспондентына чыганак.

Кызларның хәле әлегә билгесез. Аларның әнисе полиция бүлегендә.


Фикер өстәү