Тозлы кыярның рассолын күпләр түгә. Әмма бу тозлы суның хатын-кызлар өчен файдасы бар икән. Кыяр суын суыткычта катырып, тозлы боз кисәкләре белән биткә массаж ясарга мөмкин. Бәрелү, егылудан алган җәрәхәтләрнең авыртуын басар өчен дә шуны файдаланырга була.