Тәмле кычыткан ашы рецепты

Кычытканның иң файдалы, витаминга бай вакыты. Шунлыктан бүген кичкә кычыткан ашы пешерергә булдык. Иң элек чиста урында үскән кычытканнары җыеп алып, өстенә кайнар су саласың. Аннары исә, салкын суда юып, вак итеп турыйсың.

Сөякле ит шулпа куеп җибәрәсең. Ашка суган, кишер саласың. Аннары исә 3-4 бәрәңге турыйсың. Соңыннан кычыткан салына. Пешеп чыгар алдыннан өчйомырканы аерым савытка сытып, ашка сала барасың, болгатасың. Бик тә тәмле һәм файдалы аш әзер!


Фикер өстәү