Африка егете: “Үз илемә кайтмыйм, “Ярдәм” мәчетендә эшкә калам”

Мөхтәр Мөхәммәт Абдулла белән башкалабызның “Ярдәм” мәчетендә, җомга намазына баргач, танышкан идем. Ерак Африкадан, Чад Республикасынан килеп,КФУда укый ул. Аңа, туган илеңә кайта алмагансыңдыр инде, пандемия вакытында ни-нәрсә белән шөгыльләнәсең, буш вакытың күптер, дип шылтыраткан идем.“Буш вакытым юк диярлек. Мин “Ярдәм” мәчетендә дә эшләп йөрим бит”, – дигән җавап ишеттем. Газета укучыларыбызны Мөхтәр белән якыннанрак таныштырыйк әле. 

       – Мөхтәр, ни сәбәпле Казанга килергә булдың? Казан университеты турында ишеткәнең бар идеме?

       – Мин бирегә грант буенча килеп чыктым. Дәүләт программасы буенча мәгариф министрлыгы студентларны төрле илләргә укырга юллады. Минем бәхетемә Казан туры килде. Без Чадтан Казанның төрле вузларына утызлап студент килгән идек. Аларның кайберләре укуларын тәмамлап кайтып та китте инде. Мин үзем КФУда, дәүләт һәм муниципаль идарә бүлегендә, соңгы курста укыйм.

Укып бетергәч, туган илеңә кайтасыңдыр?

– Юк, кайтмыйм. Монда, “Ярдәм” мәчетендә эшкә калам. Эш тәкъдим иттеләр инде. Безнең ирекле бүленү. Укып бетергәч, кайтып фәлән җирдә фәлән ел эшлә дигән мәҗбүрият юк. Билгеле, хәзер, озака сузмый Россия гражданлыгы алу турында кайгырта башларга вакыт.

Син үзең кайда  – авылдамы, шәһәрдәме үстең? Гаиләдә ничә бала?

      – Мин ил башкаласы Нджамена  шәһәрендә туып үстем. Хәзер 25 яшьтә. Без алты бала: өч кыз, өч малай. Мин – төпчеге.Әтиебез мин кечкенә чакта ук вафат булган. Абыйларым, апаларым күптән башлы-күзле.

Пандемия Чадка бик зур зыян салмадымы? Анда хәзер вәзгыять ничек?

         – Бу яктан бездә тыныч. Утызлап кеше чирләп киткән дигәннәр иде. Хәзер күбесе савыккан.

         – Чадта мөселманнар күпме соң?

        – Ил халкының 60 проценты – мөселман. Мөселман республикасы дияргә була.

         – Казанда “Ярдәм” мәчете барлыгын кайдан белдең? Мәчеткә ничек килеп чыктың? Шәһәр үзәгеннән шактый читтәрәк ич.

         – Җомга намазына бер дустыма ияреп килгән идем. Монда, гомумән, студентлар бик күп йөри. Кайбер җомгаларда йөзләп студент була иде. Хәзер, билгеле сәбәпләр аркасында, җомга намазларын туктатып тордылар.

       – Урысча яхшы белгәнеңне аңладым (сөйләшү урысча барды). Хәзерге вакытта ничә татар сүзе беләсең?

      – Байтак кына татар сүзен беләм. Сөйләшкәннәрен дә аңлый башладым кебек. Әмма сөйләшергә авырсынам әле. Шулай да үзем турында татарча гади генә сөйли алам: “ Минем исемем – Мөхтәр. Мин Казанга биш ел элек килдем.  Миңа Казан бик ошый. Анда юмарт кешеләр яши. Казанда “Ярдәм” мәчете бар. Мин үземне “Ярдәм” мәчете әһеле дип саныйм. Рәхмәт! Зур үс! Сау булыгыз!”

Әңгәмәдәш – Рәшит Минһаҗ


Фикер өстәү