Татарстан синоптиклары яшен һәм көчле җил турында кисәтә

Иртәгә, 10 майда Татарстанда һава торышы бозылачак. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Якшәмбе, көндез һәм төнлә республика территориясендә урыны белән көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатыштан 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Казанда җил тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк.

Моннан тыш, Татарстанда яшен булуы да ихтимал. Казанда иртән һәм көндез яшенле яңгыр көтелә.


Фикер өстәү