Белгечләр коронавирус пандемиясенең Россиядә кайчан бетәчәген әйттеләр

Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш инфекционисты Елена Малинникова илдә яңа коронавирус инфекциясенең июль аена тәмамланачагы турында фикер әйткән.

“Эпидемиологик процесс законнарын белгән хәлдә, пандемия июль аена тәмамланыр дип уйлыйм. Бу айда инде сез безне онытырсыз һәм экспертлар сыйфатында студиягә чакырудан туктарсыз”, – дигән ул Беренче каналның “Док-ток” программасы эфирында.
Малинникова шулай ук Россиядә алга таба яңа коронавирус йоктыручылар саны нык кына артып киткән көннәр кабатланган очракта да, моның инде “пик” ноктасы булмаячагын билгеләп үткән. “Кайбер көннәрдә чир йоктыручылар санының күбәеп китүе – пик ноктасы дигән сүз түгел, аларның саны барыбер кимиячәк”, – дигән ул.
“Роспотребнадзор” Эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институты директоры Василий Акимкин, үз чиратында, пандемия вакытында ил халкының төп гигиена кагыйдәләренә өйрәнүен билгеләп үткән. “Үз-үзеңне саклау инстинктына якын булган бу кагыйдәләр безнең белән әле озак яшәячәк. Бүгенге авыр хәлдән чыгу өчен без нәкъ менә шулар белән алга таба барырга тиешбез”, – дип йомгак ясаган ул.


Фикер өстәү