«Әле ярый әниебез бу хәлләр килеп чыкканчы берәр айлап элек вафат булды»

Әле бу коронавирус дигән зәхмәт безнең ишекләрне генә какканда, социаль челтәрдәге төркемнәрдә бер видеоязма йөрде. Кытай балалары һәм битлек турында иде ул.

Күргән булсагыз, исегезгә төшкәндер. Анда Кытайның нәни сабыйлары, битлекләрен салдыра башлауга, еларга тотына. Киертмичә туктамыйлар. Тагын берсе, бер кулы белән битлеген төшереп, икенче кулы белән тиз генә авызына ризык каба да битлеген күтәреп куя. Кемдер кызык дип карады, кемдер мескен балалар дип жәлләде. Инде үзебез дә шул халәткә күчеп барабыз бугай.

Урамга чыга башласаң, нәрсәдер онытылып калган кебек. Элек кәрәзле телефон, документлар, ачкыч, акча янчыгы ише әйберләрне барласак (алары әле онытылып калса да, әллә ни куркыныч түгел, штраф салган кеше булмады), хәзер битлек һәм пирчәткә беренче урынга менде. Битлекне кими чыксаң, башка яулык бәйләмәгән, гәүдәнең кайсыдыр өлеше ялангач калган кебек… Монысы әле – тышкы битлек кенә. Нигәдер, аңа бәйле рәвештә, эчке битлегебез дә күренде бит бу көннәрдә (бу хакта соңрак).

Килешәсездер, тышкы битлекле тормыш безне азмы-күпме үзебез турында кайгыртырга, уйларга, үзебезгә игътибарлы булырга өйрәтте. Моңа кадәр тамак авыртты ни, йөткердек, төчкердек ни, бернигә ис китми иде. Берәрсенең төчкергәнен ишетсәк, «Сәламәт бул!» – ди идек тә эш бетә иде. Әле рәттән күбрәк төчкерсә, «Әйдә, унга тутыр инде», – дип тә шаярта идек. Бу айларда үзебез төчкерсәк тә, башкалар төчкерсә дә, нигәдер куркытты. Ышанмыйм, курыкмыйм дигәннәр дә сагайды.

Районда беренче авыру очрагы ачык­лангач, авыл халкы бер тетрәнү алды кебек. Интернеттан бөтен билгеләрен мең кат укып, һәркем үз-үзенә диагноз куйды. Өйдә олы кеше булгач, үзем дә градусникны әллә ни гомер өстәлдә генә сак­ладым. Температурагыз юкмы дип сорап, өйдәгеләрне туйдырып бетердем. Бит-кул юарга өйрәндек дип тә күп яздылар инде.

– Әле ярый әниебез бу хәлләр килеп чыкканчы берәр айлап элек вафат булды. Гел хәрәкәтсез яткач, ике як үпкәсе дә кабарды. Температурасы да югары булды. «Ашыгыч ярдәм» машинасын гел чакырып торсак та, олы яшьтә булгач, хастаханәгә алып китмәделәр. Бу вирус таралгач булган булса, безнең бөтенебезне карантинга утыртырлар, әниебезне динебез кушканча җирләргә дә рөхсәт булмас иде, – дип шөкер итә Казандагы танышларым. Әнә шулай, плюсларны-минусларны барларга, элек зарланган тормышыбызның – ыгы-зыгы белән кайнап торган тормышыбызның моң-зарлы булмавын аңларга да ярдәм итте ул. «Иртән китеп, төн уртасында кайткан мәктәбемне сагындым, эш күп дип башка бер дә зарланмас идем», – ди каладагы бер дустым. «Зарланабыз, – минәйтәм, – берничә көн үтүгә, боларның барысын онытабыз да кабат зарлана башлыйбыз». Адәм баласының хәтере бик кыска шул. Юкса үткәнебездә гыйбрәт алырлык хәлләр булмады түгел.

Үзләрендә шушы вирусны тапканнар, карантинда утырырга мәҗбүр булганнар өчен исә, чыннан да, бар яклап сынау чоры булды бу. Шәһәрдә, бәлки әллә ни сизелмәгәндер ул, әмма авыл кешесе бит – икенчерәк «камыр»дан: уйлаганы – телендә… Районда тагын бер авыру очрагы ачыкланганны язганнан соң район сайтларының берсенә: «Авылын, исем-фамилиясен әйтеп языгыз, өйләрен, капкаларын һәм туганнарын читтән әйләнеп үтәр идек», – дип язучылар да булды. Әйләнеп үтәләр дә! Шундый хәлдә калган бер танышым: «Безнең белән соңгы вакытта бөтенләй аралашмаган, аерым яшәүче киленебезне дә хезмәттәшләре, авыру таратып йөрисең дип, эштән куып кайтарганнар. Кешегә мөмкинлек кенә бир икән», – дип үпкәләп, әрнеп сөйләгән иде. Икенче берсе: «Безгә пневмония диагнозы гына куйдылар, әмма бөтенесе бездән шикләнә. Мондый кырын карашны күрү бик кыен», – диде. Монысын үзем дә сиздем. Безнең авылда бер очрак ачыкланды дигәч, күп танышлар шикләнде, читләште… «Бер авылдашыбыз участок инспекторына, туганнары аларга керде, дип алдап шалтыраткан. Аның кем икәнен әйтмәделәр, чара да күрмәделәр. Шул кешегә бик рәнҗедем, юкса авылда беркемгә начарлык эшләгәнем булмады», – дип сөйли әлеге авылдаш.

«Тапкансың, – минәйтәм, – аптырар нәрсә. Теге чорда да Сталин үзе килеп, өй борынча кулга алып йөрмәгән, шул ук янәшәдәге күршеләре, туганнары, таныш­лары чаккан». Килешә. Болай да әрнегән йөрәгенә монысы хыянәткә тиң булып өстәлгән. Авырлык килгән чакта янәшәңдә кемнәр булганы бигрәк тә ачык күренә шул.

Үз язмышының борылышлары белән көрәшкән елларында Фәнис Яруллин: «Кеше күнә бар нәрсәгә», – дип язган иде. Без дә күндек, күнектек, ахры, инде битлекле тормышка. Тышкы битлек ул вакытлы гына, эчке битлекләребез ачылгач, йөзләр кызарырлык булмасын иде.

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү