Беренче директор

Алабуга балалар йортының беренче директоры, өч сугышта катнашкан Мәхмүт Сәйфуллин балалар йорты белән ил өчен бик авыр вакытта җитәкчелек итә. Ул егерме ике ел гомерен ятим балаларны тәрбияләү һәм укыту эшенә багышлый.

…Салкын, җилле декабрь көне. Балалар йорты бусагасында – кечкенә генә кызны җитәкләгән яшь хатын-кыз. Нәни кызчык салкыннан калтырый, хатынга ныграк сыена, аның курку тулы зур зәңгәр күзләрендә, кибеп өлгермәгән күз яшьләрендә – кадерле һәм яраткан әти-әнисен югалту кайгысы. Кызның өстендә юка гына пәлтә, башында – кечкенә зәңгәрсу башлык. Хатын һәм нәни кыз каршына озын буйлы, төз гәүдәле, чәчләре пөхтә итеп киселгән, зәңгәр костюм кигән яшь ир-ат чыга. Ул кызчык янына килә һәм җылы елмаеп: «Исәнме, Анечка! Ә без сине көткән идек!» – ди. Һәм шунда ук кызны кулына алып, зур, якты һәм җылы бүлмәгә алып кереп китә.

Балалар, яраткан директорлары Мәхмүт Фәтхетдинов кулында таныш булмаган кызны күреп, йөгереп килеп, кызыксынып карый башлый. Мәхмүт Фәтхетдинов аларга мөрәҗәгать итеп: «Балалар, ә бу – яңа кызыбыз. Аның исеме – Анечка. Танышыгыз һәм аның белән дуслашыгыз. Ул – бик яхшы кыз», – ди. Бу вакыйгадан соң инде күп еллар үткән, әмма Анна Амосова өчен балачакның иң якты һәм яраткан истәлеге – нәкъ менә аның балалар йорты директоры белән беренче очрашуы. Инде олы хатын-кыз булып, аның белән очрашуга килгәч, Анна Михайловна болай диде: «Ятим балаларны әтиебез кебек кайгыртканыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә, шуның өчен ерактан килдем. Үзебезнең зур, җылы балалар йортын, искиткеч матур алмагач бакчасын, ничек уңайлы, күңелле һәм шат яшәвебезне еш искә алам. Ә барыннан да бигрәк бәйрәмнәребез истә калган, аларда безгә бүләкләр бирә идегез».

Алабуга балалар йорты республикада гына түгел, бөтен ил буенча үрнәк булып саналган. Тәрбиячеләр Галина Шәрәфетдинова һәм Алевтина Садакова балалар йортында үзләренең эшләгән вакытларын искә ала: «Без барыбыз да Мәхмүт Фәтхетдиновичны бик яраттык. Ул игътибарлы, ярдәмчел, шул ук вакытта таләпчән һәм принципиаль иде. Ата-ана назын күрмәгән ятим балаларны тәрбияләү авыр, безгә башта аларга ияләшү җиңел булмады. Әмма Мәхмүт Фәтхетдинович балалар психологиясен яхшы белә, һәм без аңа киңәш сорап мөрәҗәгать иткәндә, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булды».

Тавыш күтәрмичә дә тыңлата алу, сабырлык, оештыру сәләте, ата-аналарча кайгырту һәм ятим балаларга булган игътибары Мәхмүт Фәтхетдин улын саф күңелле, гадел кеше буларак таныта, ул ятимнәргә әти урынына була.

Ә 1943 елның июлендә Мәхмүт Фәтхетдинов сугышка китә. Курск дугасында күп кенә яраланган сугышчыларның гомерен саклап кала – берөзлексез фашистлар уты астында аларны үз өстендә яу кырыннан алып чыга. 1943 елның августында ул авыр яралана.

Мәхмүт Фәтхетдин улы сугыш юллары буйлап күп чакрымнар үтә, Польша, Венгрия, Чехословакия һәм Германияне уза. Берлинны штурмлауда катнаша. Бөек Җиңү шатлыгы кыйммәткә төшә: Ленинград янындагы сугышларда аның бердәнбер улы Мәсәгут һәлак була.

Язмышындагы кайгы-хәсрәткә, кыенлыкларга карамастан, Мәхмүт Фәтхетдин улы гомер азагына кадәр саф күңелле кеше булып кала.

 Оныгы Роза ШӘРИПОВА


Фикер өстәү