Яман шештән вафат булган Айгөл Фазылованың улы: «Миңа монда рәхәт!»

Әмир хакында күп язылды. Әнисе вафатыннан соң ул Тукай районында яши башлады. Газета укучылар да, социаль челтәрләрдә “ВТ” сәхифәләрендә язылучылар да сабыйның хәлен сорашып тора.

– Аллага шөкер, бар да яхшы. Әмир безгә, без аңа ияләшеп беттек. Энем бик акыллы булып үсеп килә. Мин дә аны чын егет итеп тәрбияләргә тырышам. Спорт түгәрәкләренә дә йөрде, чаңгы да да шуды, тимераякта да теләп йөри. Яхшы гына укыды да. Мәктәп коллективына, аеруча сыйныф җитәкчесенә рәхмәтем зур, – ди Тәлгать абый.

Әмирнең зур үскәне күренеп тора. Күпләрне әнисенең үлеме хакында беләме икән дигән сорау борчыган иде. Тәлгать абый аңа бу хакта үзе барысын аңлатып сөйләп биргән.

Әмир авыл тормышына тиз ияләшкән. “Әле ярый, авылга кайтканмын. Монда рәхәт”, – ди икән. Әле шушы көннәрдә әнисенең каберен күрсәтеп кайтканнар.
Раушания апасының куеныннан да чыкмый, бик тә наз ярата, ди туганнары.


Яңа гаиләдә Әмир бик күп яңа һөнәрләргә өйрәнгән, яңа режимда яши башлаган. Вакытында ята, вакытында тора икән. Күрше егетләре белән дуслашкан.Тәлгать абый аны телефонда уеннар уйнатканчы, чын уен уйнату яклы. Шуңа да иренми – кыш буе кая гына йөртмәгән. Бассейнда да йөздерткән. Көрәш түгәрәгенә дә биргән. Элек эсседән курыккан Әмир, мунчада чабынырга өйрәнгән.
Әмиргә авыл һавасы килешкән.

Тәлгать абыйсы белән Раушания апасын яратканын яшерми: «Алар белән рәхәт!», ди.


– Әмирнең хәлен белеп торучы кешеләргә чиксез рәхмәт. Алар борчылмасыннар, туганыбыз өчен барысын да эшлибез. Иң мөһиме – исән-сау булыйк, – ди Тәлгать абый.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү