Хәния Фәрхинең сеңлесе: «Бәхетсезлегемне сез инде үзегез дә беләсез»

Бүген яраткан җырчыбыз Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә Ибәтуллинаның туган көне. Ике туганның яшь аермасы нәкь ун ел. 50 яшен тутырган җырчы, Хәния Фәрхи исемендәге фестивальне оештыручыларның берсе туган көнендә нәрсә турында уйлана – без әнә шуны белештек.

– Бәхетлеме сез, Фирүзә апа?

– Нәрсә ул бәхет? Бу бик җиңел дә, бик авыр да сорау бит. Шушы якты дөньяга тууым – минем өчен бәхет. Шөкер, ике күзем күрә, аякларым йөри, акылым бөтен… Мин бик бәхетле гаиләдә үстем. Туганнарымның бишесе дә фәрештә кебек иделәр. Алар минем бәхетем булды. Бәхетсезлегемне сез инде үзегез дә беләсез. Шөкер итәм, гаиләм тулы, мине җил-давылдан ышыклардай ирем, янымда «әни» дип биеп торган балаларым бар. Аларга карыйм да, Аллага шөкер, якыннарыма тәмле ашлар пешерергә, игътибарымны күрсәтергә сәламәтлегем бар дим.

– Күңел тынычлыгын кайдан табасыз?..

– Бөтен нәрсә җитеш, әмма күңел тынычлыгы… Күңелем урынына утырмаган шул әле.

– Туган көнегезне ничек каршы алырга җыенасыз?

– Иртәнге биштә уянган идем, ишек төбеннән гөлләр, чәчәкләр, бүләкләр тезелеп киткән. Мине зурлаган һәркемгә рәхмәт. Кайсыларын белеп тә бетермим инде. Хәния апамның алтыннары кайтты, туганнарым җыелды, туганлыкка берни дә комачауламый икән ул. Вазгыять катлаулы, мин кунак чакырырга да курыктым, әмма алар үзләре белеп кайттылар. Ярату хисенә киртәләр юк икән бездә.


Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү