Фирдүс Тямаевка медаль тапшырганнар: «Бүләкне яшьлектә алу рәхәт икән»

Бүген Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевка ТАССРның 100 еллык юбилее хөрмәтенә медаль биргәннәр.

Җырчы бу хакта алдан белмәгән. Кичә кич белән Нурлат районы хакимиятеннән шалтыратып, бүләкләү тантанасына чакырганнар.


– Горурланып кайттым. Мин үз туган ягымның патриоты. Халкым өчен янып яшим. Коронавирус вакытында онлайн концертлар куярга тырыштым. Халык рәхәтләнеп ял итсен, дидем. Кайда гына булсам да, Норлат күңелемдә. Җитәкчеләргә рәхмәт. Мине зурлаганнары өчен, Аллаһы Тәгалә аларны олыласын, – ди Фирдүс.

– Баштарак өлкәннәр арасында утырганда, кыенсынган да идем. Аннары исә, чакырганнар икән, нигә уңайсызланам әле дип үземне тынычландырдым. Бүләкне яшь вакытта алу күңелле. 60ка җиткәч, бәлки мин башка Тямай булырмын. Әлегә мин булганыннан бик канәгать.

Җырчыны без дә тәбрик итәбез. Өстәүле бүләк булсын!


Фикер өстәү