Татарстанның бер районы Сабантуй үткәрүдән тулысынча баш тарткан

Коронавирус пандемиясе таралу куркынычы булы сәбәпле, Чирмешән районында һәм башка торак пунктларда Сабан туе милли бәйрәме үткәрелмәячәк. Бу хакта «Наш Черемшан» газетасы яза.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова сүзләренчә, район җитәкчелегенә Сабан туен үткәрмәскә киңәш иткәннәр.

«Районның торак пунктларында Сабан туе үткәрүгә килгәндә, без авыл җирлекләре бешлыклары белән киңәшләштек. Алар да мондый шартларда милли бәйрәмне үткәрү яклы түгел», — дип хәбәр итте Рәмзия Долгополова

Бәйрәм булмаса да, авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләү тантанасы узачак. Дөрес, әлегә аның кайчан һәм нинди формада узуы турында билгеле түгел.

 


Фикер өстәү