Татарстанда киләсе Яңа ел ялларының кыскартылуы турындагы мәсьәләгә ачыклык кертелде

Күптән түгел Федерация Советының икътисади комитет башлыгы Андрей Кутепов 2021 елда Яңа ел каникулын кыскартырга дип тәкъдим итте. Әлеге инициативага карата Казан Кремле шәрехләмә бирде.

— Республика җитәкчелеге 1 нче гыйнвардан ук булмаса да, 2 нче гыйнвардан ук башлап һәрвакыт эштә. Шуңа күрә яңа ел каникуллары Президент өчен дә, Хөкүмәт өчен дә юк. Инициативага килгәндә, ул телдән генә әйтелгән нәрсә. Бу уңайдан бернинди карарлар да кабул ителмәгән. Даими рәвештә ачык мәгълүмати кырда барлыкка килә торган кемнеңдер фикерен шәрехләү бик үк дөрес тә түгел, — дип җавап бирде Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.


Фикер өстәү