Коронавирус авыруы йоктырмаган кешеләрне хастаханәгә озату тәртибе билгеле

Казанда пациентларны хастаханәгә озату, ашыгыч һәм кичектергесез ярдәм күрсәтү очракларыннан тыш, коронавируска анализлар нәтиҗәләрен һәм СОVID-19 белән авыручылар белән контакт булмау турындагы белешмәләр бирелгәннән соң башкарыла. 

Бу хакта коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары — ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр итте, дип яза Казан мэриясе порталы.

В.Жаворонков әйтүенчә, белешмә һәм стационардагы анализлар нәтиҗәләре буенча хастаханәгә озату әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч тудыручы авырулар, шулай ук югары технологияле медицина һәм махсуслаштырылган ярдәм күрсәтү өчен уздырыла. Шулай итеп, COVID-19 авыруы белән контактның булмавы турындагы белешмә 3 көннән дә соңга калмыйча, ә яңа типтагы коронавирус инфекциясенә анализ хастаханәгә салынуга 7 көн кала бирелергә тиеш. «Тикшеренүләр пациент мәҗбүри медицина иминияте полисы белән беркетелгән медицина оешмасында уздырыла», — дип өстәде ул.


Фикер өстәү