Татарстан Президенты вазифасына тагын бер кандидат документлар тапшырды

Тагын бер сәяси партия быел көзен Татарстан Президентын сайлауга үз кандидатурасын тәкъдим иткән. “Гадел Россия”нең Татарстандагы төбәк бүлеге үзләренең башлыгы – Альмир Михеев кандидатурасына өстенлек биргән.

– Ул документларын Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырды инде. Якын араларда үзенең сайлау фонды өчен счет ачып, рәсми төстә сайлау алды кампаниясен башлап җибәрәчәк, – диелгән партиянең җирле бүлеге сайтында.
Алдагы көнне республиканың бүгенге Президенты Рөстәм Миңнехановның да кандидатлыкка документларын Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырганлыгын искә төшерик. Аның вәкаләтләре 2020 елның көзендә чыга. Шуңа күрә сайлау бердәм тавыш бирү көнендә –13 сентябрьдә узачак.
Әлегә Альмир Михеев – Президент вазифасына кандидатлыкка документлар тапшырган икенче кандидат. Шулай ук ЛДПР да Татарстан Президенты вазифасына үз кандидатурасын тәкъдим иткән. Бу – Владимир Сурчилов.


Фикер өстәү