Битлекләрне кайчан салачагыбыз билгеле булды

Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко фикеренчә, илдә әле киләсе елның февраленә кадәр тулы кыйммәтле, нормаль тормышка кайтып булмас шикелле.

“Нормаль тормыш – нәрсә ул? Концерт-тамашаларга йөрү, самолетка утырып, үзең теләгән җиргә очу, тиешенчә эшләү, тиешенчә ял итү. Минемчә, киләсе елның февраленә кадәр мондый иркен тормышны күреп булмастыр. Вирусны тапшыру чылбыры өзелгәч кенә мөмкин булачак бу”, – дигән Мурашко “Интерфакс” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.
Министр, урамда әле һаман битлек киеп йөрү дөресме, дигән сорауга, әйе, дөрес, дип җавап биргән. Шул ук вакытта, аның әйтүенчә, барысы да кешенең кайда йөрүенә бәйле. Кешеләр төркеменә юлыгу ихтималы юк икән, аны кимәсәң дә була. Әйтик, дачада битлектән йөрүдән мәгънә юк.
“Күп кешеләр белән бүлмәдә утыру, шәһәр урамнарында йөрү турында сөйлибез икән, бу очракта битлек кию үзен аклый. Һава аша тамчылар рәвешендә күчә торган инфекция бит бу. Битлек аны тоткарлап кала. Әмма кагыйдәне үтәргә – битлекне һәр ике сәгать саен алыштырып торырга кирәк”, – дип басым ясап әйткән министр.
Ул шулай ук инфекция таралуны әлегә дарулар белән генә җиңеп булмавын искәрткән. Коронавирусны профилактикалау, аннан дәвалану өчен дару пәйда булгач кына битлекне салырга мөмкин булачак, дигән министр.


Фикер өстәү