Йолдызнамә: 13 – 19 июль

Кучкар (21.03 – 20.04) Сезгә бар игътибарыгызны гаилә һәм торак шартларын рәткә китерергә юнәлтергә туры килер. Гаиләдәге гармонияне саклау өчен тырышлык таләп ителәчәк. Мәҗлес, бәйрәмнәр оештырыр вакыт түгел.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Дус-ишләрегезнең киңәшләренә колак салырга кирәк. Бәхәсләрдән мөмкин булганча качарга тырышыгыз. Белем, күнекмәләр туплар өчен бер дигән вакыт. Атна мөһим вакыйгалар белән тулы булачак, шуңа күрә уяулыкны саклагыз.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Атна буе йөгерергә туры килер. Кызыклы танышулар көтелә. Шәхси тормышта сезгә уңыш елмаячак. Уй-хыялларыгызның сез уйлаганнан да тизрәк тормышка ашуы ихтимал. Чыгымнар арту сәбәпләре, матди хәлегез «йомшарып» китмәгәе.

Кысла (22.06 – 22.07) Бу атна тыныч узарга охшап тора. Гаилә хәле, мөнәсәбәтләргә килгәндә, якын кешеләрегез белән сүзгә килмәскә тырышыгыз. Яңа атна имиджны алыштыру өчен шәп мөмкинлекләр бирер.

Арыслан (23.07 – 23.08) Үзегез турында уйлагыз – Арысланнарга төп киңәш шул. Әйләнә-тирәдәге кешеләр белән элемтәләрне дә киметергә туры килер. Шәхси тормышыгызны йолдызлар кайгыртыр: бу атнада күңелле очрашулар көтелә.

Кыз (24.08 – 22.09) Әҗәткә бирмәскә һәм алмаска киңәш итә йолдызлар. Атна азагында күңелле генә үзгәрешләр көтелә. Кыю рәвештә сезгә йөкләнгән барлык бурычларны башкарып чыгачагыгызга шик юк.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Бу атнада Үлчәүләр, бернигә дә карамастан, куйган максатларына ирешү ягын кайгыртачак. Тик сак булырга кирәк: тагын да көчлерәк һәм абруйлы кеше ниндидер мизгелдә сезнең алга омтылуыгызга комачау итмәгәе. Сәламәт яшәү рәвешенә күчеп куюыгыз бар.

Чаян (24.10 – 22.11) Атнагыз уңышлы булырга охшап тора. Әмма гаиләдәгеләр юктан гаеп табарга мөмкин. Белем арттыру өчен менә дигән вакыт – кулдан ычкындырмаска иде!

Укчы (23.11 – 21.12) Кәефегез атна дәвамында яхшы булыр. Эштә югарырак үрләр көтә, премия алуыгыз ихтимал. Торак шартларын яхшырту өчен уңайлы чор: ремонт яисә нидер сатып алырга уйласагыз, озакка сузмагыз.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Бу атнада бик күпләр сезнең игътибарны яулар өчен тырышачак. Өегезгә кунаклар килеп төшмәгәе. Күчемсез милек сатып алырга киңәш ителми – үзегезгә бик күп мәшәкать тудырачаксыз. Гомумән, акчаны санап тотуыгыз хәерле.

Сукояр (21.01. – 19.02) Сезгә сәламәтлегегезгә игътибар итәргә вакыт җиткән. Фитнес-клуб, бассейн, мунча ише җирләргә барып кайтмыйсызмы? Ял көннәренә таба хәлегез яхшырыр. Мәхәббәт эшенә килгәндә, киңәш шул: иң элек аралашу өчен кызыклы кеше эзләгез.

Балык (20.02 – 20.03) Бу атнада башкаларга карата ярдәмчел булыгыз. Ир-ат Балыкларга гаиләдәге гүзәл затларга игътибар бирер вакыт җиткән. Сәламәтлек турында онытып бетермәгез.


Фикер өстәү