Миллион «откан» хатын-кыз үз акчасын югалткан

Соңгы вакытта инстаграмда танылган артистлар, блогерларның, конкурс үткәреп, бүләкләр яки зур суммада акча таратуы турында постлар еш күренә. Катнашу шартлары да гади: бүләк отар өчен аларның сәхифәләренә язылырга гына кирәк, ә оештыручылар җиңүчене махсус программа аша билгели.

Күптән түгел Санкт-Петербургта яшәүче бер блогер инстаграмм сәхифәсендә миллион сум уйнаткан. Әлеге зур бүләкне Воронежда яшәүче бер хатын-кыз откан. Хатны куанычыннан нишләргә дә белмәгән.

Блогер үзе аның белән элемтәгә чыккан. Икенче шәһәрдән булганлыктан, акчаны картасына күчерергә вәгъдә биргән. Миллион «отучы» карта турында бөтен мәгълүматны әйтеп 5 минут үткәннән соң картасында булган 10 мең сумнан җилләр искәнен аңлап алган.

Авызы пешкән ханым блогерга язып караган, тик элемтәгә кера алмаган. Соңрак мошенникларның танылган блогерныкы кебек үк сәхифә ясап, ялган конкурс оештырулары мәгълүм булган.


Фикер өстәү