Милли уеннар уйнаучылар бүләкле булачак

Республикабызда яшәүче халыкларның милли уеннары “Uen fest” фестивалендә торгызылачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.

– Балалар белән җылы итеп аралашырга вакыт юк. Ишегалларында балалар шау-шуы яңгырасын, гаиләләр бер-берсе белән гаджетларсыз күбрәк вакыт уздырсын өчен әлеге проектны тормышка ашырырга булдык, – ди ул.
Проект кысасында социаль челтәрләрдә милли уеннар китапханәсе оештырылачак. Моның өчен махсус каналлар да ачылган. Бу татар уеннары гына түгел, безнең республикада яшәүче мордва, мари, рус, чуваш һәм башка бик күп халык уеннары.
– Әлеге китапханә тулыланып торачак. Шулай ук, проектта катнашырга республиканың барлык театр учреждениеләрен, дәүләт ансамбльләрен чакырдык. Алар барысы да бүгенге көндә үзләренең презентацияләрен, милли уеннарын әзерли, – ди мәдәният министры.
Әлегә проектны онлайн һәм офлайн форматта да үткәрү планлаштырыла.
40-50 кешегә кадәр массакүләм чаралар үткәрү рөхсәт ителгәч, Казан мәдәният институты һәм барлык театр аниматорлары ишегалларга килеп, балалар белән традицион уеннар оештырачак. Фестиваль кысаларында акчалата бүләкләр уйнату да каралган.
– Милли уенны видеога яздырып, социаль челтәргә урнаштыручылар арасында акчалата бүләк уйнатачакбыз. Акция ел дәвамында барачак. Бүләкләр арасында велосипед, самокатлар бар. Төп приз – юллама, – дип сөйләде Ирада Әюпова.
— Виртуаль дөньяда яшибез, җанлы аралашу җитмәүдән бигрәк тә яңа буын интегә. Бергәләшеп уеннар уйнау гаиләләрне берләштерә, бер-береңә ышанычны арттыра, уңай хис-кичерешләр тудыра, – дип сүзен тәмамлады министр.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү