Коронавируслы тормыш: иссез, тәмсез, ямьсез

Хәзерге вазгыять, яшәешебез бәллүр савытны хәтерләтә. Менә-менә саксыз кыланудан, ватылып китәргә генә тора ул, шуңа да нидер фаразларга да куркыта. Татарстанда коронавируска бәйле хәл тотрыклы, чикләүләр дә кими, яңа уку елына әзерлек бара, кино-спектакльләргә йөрербез дигән өмет бар. Әмма чикләүләрнең яңадан кайтуы, сырхауларның артмавы үзебездән тора. Шуңа да «ВТ чирнең беркая да китмәвен, уен эш түгел икәнен» кабат искәртергә тели.

Бер бездә генә түгел

Коронавирус безнең якка да «кунак» булып килгәч, чир башта ук таралу алган илләр белән кызыксынуны киметтек сыман. Ә сездә ничек? Шушы соравыбызны чит илдә яшәүче әңгәмәдәшләребезгә бирдек.

– Бу коронавирус һәркемнең күңеленә тигәндер инде. Март аенда башланасы туристик сезон июль уртасында гына башланды, – ди Төркиянең Алания шәһәрендә яшәүче Наталия. – Быел күп кенә кунакханәләр эшләмәячәк. Хәзерге вакытта бездә Украина, Белоруссия һәм Төркиянең үзеннән дә кунаклар күп. Чынлап әйтәм – россиялеләрнең килүен түземсезлек белән көтәләр монда! Кунакханәләрдә гигиена таләпләрен үтәргә һәм дистанция сакларга кирәк булачак. Керү урынында тепловизор тора, температура үлчәнәчәк. Экскурсияләр оештырылачак. Теләсә кайсы супермаркетка бары тик битлектән керү рөхсәт ителә. Битлеккә кытлык юк анысы.

– Виктория штатында хәлләр катлаулырак. Җитди вазгыятьне аңлап, икенче дулкын булмагае дип куркалар. Урамда да, җәмәгать урыннарында да битлек кию шарты бар. Таләпне үтәмәгән очракта 200 долларлык штраф, – ди күп еллар Австралиядә яшәүче Валентина Гюлер.

Италиядә, башка дәүләтләрдәге кебек үк, кешеләр бер-берсенә бер метрдан якынрак килергә тиеш түгел. Җәмәгать урыннарында, транспортта битлек кию таләп ителә. Италиянең төньягында битлекне урамда да кию мәҗбүри.

21 яшьлек Арча кызы Алсуны да коронавирус урап узмаган. Үзе җиңелрәк кичерсә дә, туганнары бик авыр хәлдә булган.

– Йөткереп йөрдем, температура 37-37,5тән түбән төшмәде, уң яктан үпкә чәнчи башлады. Авыр сулый идем. Нәрсә булыр бу дип, хастаханәгә бардым, – дип сөйләде ул. – Дарулар бирделәр, көн саен температураны үлчәп, хәбәр итеп торырга куштылар. Температура төшмәгәч, янә чакыртып алдылар. Тыңлап карадылар да, рентген үтәргә тәкъдим иттеләр. Уң як үпкә кабарган булып чыкты. Өйдә генә утырдым, берәү белән дә аралашмадым. Дарулар белән генә кеше хәленә кайттым.

Алсу сөйләгәне әле чирнең «җиңелчәсе» булса, туганнарының гаиләсе 1 ай урын өстендә яткан. Хастаханәгә эләгә алмаганнар, чөнки алары да сырхау белән шыплап тулган… «Үпкәләре кабарган иде. Көн саен өйләренә табиб килеп йөрде. 2 тапкыр коронавируска тест уздылар, алар икесе дә уңай булып чыкты», – дип сөйләде әңгәмәдәшебез.

Алсу битлек-пирчәткә кияргә кирәк дигән таләпкә көлеп карамаска өнди. «Вируска каршы витаминнар эчик, кеше күп йөргән җирләрдән ераграк булыйк. Борын эченә сала торган дарулар кулланыгыз. Кулны сабынлап юарга, антисептик сиптерергә – гадәти кагыйдәләрне үтәү мөһим», – ди ул.

Кулны күтәрерлек тә хәл юк. Исемен күрсәтмәү шарты белән генә аралашырга риза булган әңгәмәдәшебез авырып китүен менә шулай аңлаган.

– Без гаиләбез белән чирләдек. Иң башта апам авырып китте. Гадәти салкын тиюдер дип кенә кабул иттек. Тик ул бер мәлне ис тоймый башламасынмы? Авыру билгеләре дип югары температураны әйтәләр. Шунысын искәртим: анысы безнең беребездә дә булмады, – дип сөйләде ул. – Ютәлләдек, анысы менә көчле иде. Эш урыныннан апага коронавируска тест тапшырырга куштылар. Шуның нәтиҗәсе уңай килгәч кенә, коронавируслы кеше белән яшәвебезне аңладык.

Әңгәмәдәшебез әйтүенчә, апасы барлык санитар кагыйдәләрне үтәп йөргән. «Ул – безнең чын параноик ич! Пирчәткәсен дә киде, битлеген дә, минут саен кулына антисептик сиптереп торды, моңа да карамастан, авыру аны да аямады», – ди ул.

Бер мәлне әңгәмәдәшебез дә үзендә хәлсезлек тоя башлый. Бер көнгә ис һәм тәм тою югала. «Ашыйсым да килмәде ул чакта. Әллә нинди төссез, ямьсез дөньяда яшим диярсең! Гафу ит, урам бәдрәфләрендәге исне дә сизмәс хәлдә идем мин», – дип көлеп искә ала шомлы чакларны ул хәзер. Ис тоюы әле авырып терелгәннән соң, биш атна узгач кына кире кайта.

«Куркып утырып булмый, түзәсең» 

Мондый киеренке шартларда да күңел төшенкелегенә бирелмәгән кешеләргә сокланмыйча мөмкин түгел. Казанның ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтендә фельдшер булып эшләүче Энҗе Мөхәммәтҗанова да шундыйлардан. «Эшеңне яратып башкарсаң, бернинди вазгыятьтә дә авырлыгын тоймыйсың», – ди ул. Коронавирус пандемиясе аның хезмәт көненә дә үзгәрешләр керткән, үз сәламәтлегенә карата игътибарны да арттырган.

– Билгеле, чакыртуларга махсус киемнән барабыз. Эш графигы төрлечә. Бер-беребезне алмаштырып, көнаралаш эшләгән чаклар да булгалый, – дип сөйләде Энҗе. – Ой, ул костюмнан йөрүләр!.. 30 градустан артык эсселәр булды бит әле, менә анда аеруча кыен иде. Күзлекләр парлана. Киенмичә дә булмый. Түзәсең инде, нишләтәсең. Эш гел рәхәт кенә бармый.

Энҗе сөйләвенчә, хәзер температурадан зарланып шалтыратучы янына бару да махсус саклану костюмын кияргә бер сәбәп булып санала. Кемгә баруыңны да белмисең бит. Кайчагында сырхаулар фельдшерлар өйгә килгәч кенә коронавируслы кеше белән элемтәгә керүләрен әйтә икән.

– Куркып утырудан мәгънә күрмим. Аллаһы Тәгалә язган булса, өйдә ятып та авырыйсың ул. Берәүгә: «Үлемең судан булыр», – дигәннәр дә, бу өендә генә утырган, ди. Шунда ләгәнгә егылып, үлгән. Аллага тапшырган инде, – ди Энҗе.

Фельдшер буларак аның киңәше бер: вирус таралу-таралмау үзебездән генә тора. «Була бит шундый битараф кешеләр – алар бернигә ышанмый, пирчәткәсен дә кими, дистанция дә сакламый. Алай йөрмәсеннәр иде инде. Вирусның көчәюе дә үзебездән генә тора. Сакланганны саклармын!» – дигән фикердә ул.

  • БЕЛГЕЧ СҮЗЕ 

Табиб-кардиолог Татьяна Рыбка «Российская газета» аша коронавирусны кичергән кешеләргә тизрәк тернәкләнү өчен киңәшләрен бирде. Табиб сүзләренчә, коронавирустан терелгәннән соң хәлне катлауландырмас өчен, организмга ярдәм итәргә кирәк. Ягъни, хәлсезлек сизсәгез, B төркеменә караган витаминнарны һәм D витаминын кулланырга кирәк. Шулай ук күбрәк җәяү йөрү дә зыян итмәс.

«Вектор» фәнни үзәге коронавирустан вакцинаны барлык таләпләрне һәм киңәшләрне исәпкә алып эшли. Ул кулланучылар өчен сыйфатлы һәм куркынычсыз булачак. Бу хакта Роспотребнадзор матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Үзәктән кулланылган клиник тикшеренүләр дөньяви һәм илдәге иң яхшы тәҗрибәләрне исәпкә ала. Моннан тыш белгечләр Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдимнәренә дә колак сала.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү