Татар журналистикасы кызыклымы?

Журналистиканы кызыклы итәргә кирәк. Мөгаен, бу – Татарстан Журналистлар берлегендә мөхәррирләр катнашында үткән «түгәрәк өстәл»дә иң еш яңгыраган фикердер. Кызыклы итәр өчен яхшы журналистлар кирәк. Аларны кайдан табарга һәм ничек үстерергә соң? Татар журналистикасын гына түгел, татар телен үстерүдә баш мөхәррирләр нинди ысул, алымнар тәкъдим итә ала? «Түгәрәк өстәл»дә мөхәррирләр әнә шул сорауга җавап эзләде.

Бу – татар телле матбугат чаралары мөхәррирләренең икенче очрашуы. Беренчесендә күпләр басма матбугат проблемалары турында ачынып сөйләгән иде. Барыбызның да проблемалары бер: газеталар укучыга вакытында барып җитми, почта хезмәткәрләре кими, киоскларда сатылу да авыр бара. «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев беренче очрашуда яңгыраган гозер-тәкъдимнәр буенча эшләнгән эшләр турында сөйләде. Берлек рәисе Илшат Әминов соңгы арадагы иң зур казаныш дип массакүләм мәгълүмат чаралары тармагын пандемиядән аеруча зыян күргән тармаклар исемлегенә кертелүен атады. Хәзер алар да төрле ярдәм чараларыннан файдалана ала.

Бу очрашуда сүз күбрәк кадрлар әзерләү турында барды. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов татар теле, әдәбияты һәм журналистика юнәлешендә белгечләр әзерләүләре турында хәбәр итте. Бу уңайдан «ВТ»ның баш мөхәррире Гөлнара Сабирова үз тәкъдимнәрен җиткерде.

– Әлеге эш башланганда ук без аны бергә башласак иде. Соңгы арада булачак журналистларның редакцияләрдән читләшүе күзәтелә, практик көннәр юк. Студентлар редакцияләргә килеп, журналистлар белән аралашып йөрсә, журналистлар университетка барып студентлар белән ешрак очрашса, ике якка да файдасы күбрәк булыр иде. Журналистикага теория укып кына өйрәнеп булмый, аның өчен тәҗрибә кирәк. Татар журналистикасын үстерү, заманча, кызыклы итү, кадрлар әзерләү – барыбызның да уртак эше, – диде ул һәм район мәктәпләрендә укучыларны да җәлеп итеп булачак Татар журналистлары мәктәбе оештырырга тәкъдим итте.

Син үзеңнән нинди өлеш кертә аласың? Татарстан Президенты каршында татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе оешканнан соң бу сорау бик күп юнәлешләрдә актуальләште һәм, ниһаять, журналистикага да барып җитте. Журналист Римзил Вәлиев фикеренчә, иң беренче битарафлыктан арынырга кирәк:

– «Түгәрәк өстәл»дә татар милләте, туган тел темасын матбугатта яктырту, журналистиканы, татар матбугатын заманчалаштыру, киңәйтү турында сөйләштек. Бу – икенче тапкыр җыелу. Миңа  калса, аның уртак киңәш форматында булуы һәм дәүләт басмалары белән хосусый басма мөхәррирләренең бергә сөйләшүе отышлы. Татар журналистикасын үстерү өчен нәрсә кирәк дигәндә, монда ике генә шарт: татар телен һәм журналистиканы белү кирәк. Хәзерге заманны аңлаган югары квалификацияле көчле журналистлар, чыннан да, җитми. Аларны үстерү өчен студентларга практик, көчле журналистларның сабак бирүе кирәк. Икенчедән, журфакта  укучыларны  иртәдән кичкә кадәр  укыту белән генә чикләнмичә, практика ягына басым ясау мәҗбүри. Ә ул бик аз калган яки бөтенләй юк. Журналистика кыю булырга тиеш. Бу җәһәттән актуаль мәсьәләләрне кыю итеп куярга рөхсәт бармы дигән сорау да яңгырады. Тыю, чыннан да, юк, без үзебезне үзебез тыябыз. Актуаль сораулар куелмагач, басманы укучылар да укымый, журналистлар да үсми. Ниндидер битарафлык бар. Җәмгыятьтә дә, журналистикада да. Җитте шундый заман: студентлар яраткан журналистлары исемнәрен атый алмый. Моңа бит инде эндәшмичә карап торып булмый.

«Акчарлак» газетасы шеф мөхәррире Рузилә Сафина фикеренчә, эшне, гомумән, балалар бакчаларыннан башларга кирәк:

–  Еш кына ата-ана баласын татар телле балалар бакчасына урнаштыра алмый.  Баксаң, кайсыларында быел татар төркемнәре бөтенләй ачылмый, булганнарын да чиста татар телле төркем дип әйтеп булмый. Безгә бу турыда редакциягә килгән бер әни сөйләде. Үзе – Казан кызы, татарча сөйләшә. 3 нче сыйныфка кадәр рус мәктәбендә татар сыйныфында укыган, аннары инглиз теленә басым ясый торган сыйныфка күчкән. Әни буларак, ул баласын татар бүлегенә бирә алмавына гарьләнә. Көч-хәл белән яртылаш коммерцияле бакчада татар теле төркемен тапты. Татар телле балалар бакчалары юк түгел, алар бар. Ләкин күбесе иске, исле, дип сөйләде ул. Балалар бакчаларыннан соң икенче баскыч – татар мәктәпләре. Аларга журналистларның кайтуы, балалар белән очрашуы кирәк. Үзем шундый бер очрашуны хәтерлим: Сабан туена композитор Резедә Әхиярованың әнисе кайтты һәм  «Азат хатын» журналы турында сөйләде. Ә мин – әле мәктәпкә укырга да кермәгән бала, ләкин менә бу очрашуны хәтергә салып куйганмын. Һәм, өченчедән, балалар атлыгып торган «Сәләт» лагере бар. Журналистларның да шушындый ук структурасын оештырырга кирәк. Шулар булганда, татар журналистикасын үстереп була.

Рузилә Сафина әйтүенчә, журналистиканың кызык булуы да кирәк. Ләкин без ул яктан да аксыйбыз:

– Ни өчен урыс басмаларын яратып укыйлар? Чөнки алар кызыклы.  Мультфильмнар турында да әйтеп китим әле. Мин татар мультфильмнары кызыклы дип әйтә алмыйм. Минем өчен кызык ул, балага кызык түгел. Чөнки бала күзлегеннән чыгып эшләнмәгән. Минем оныгыма 3 яшь тула, татарча теле ачылды, хәзер акрынлап урысчага күчеп бара. Юкса өйдә бөтен кеше татарча сөйләшә. Ни өчен дигәндә, ул хәзер «Три кота» дигән мультфильм карый. Ә аның серияләре бик күп. «Шаян ТВ» да куеп карыйм, җәлеп итми. Бала Шүрәле белән бүре турындагы әкиятләрне карамый  хәзер. Аңа «Три кота» кебек сериаллар кирәк. Татарда сәләтле яшьләр бик күп бит. Аларга грантлар биреп, менә шушындый кызыклы проектлар эшләсеннәр иде. Гомумән, грантлар гадел бирелсен иде.

«Безнең гәҗит» баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов  исә, бу җәһәттән, татар рухын күтәрү өлкәсендә эшләгән журналистларга үсендерү премиясен булдыру идеясен хуплады:

– Беренчедән, мондый очрашуларның даимигә әйләнүе сөендерә. Чөнки моңарчы шәхси басмаларга игътибар юк иде. Аңа моңарчы комачау итүче,  начар бер тармак дип  карадылар. Төрле чаклар булды. Комачау иткән, күрмәмешкә салышкан вакытлар да бар иде. Бүген безне күрәләр, хисаплашалар, сөйләшәләр. Чөнки беребез дә экстремист та, оппозиция дә  түгел, барыбыз да бер максатка эшлибез. Бу җәһәттән әлеге очрашу  эшлекле үтте. Мин, мәсәлән, ГТРК җитәкчесе Фирдүс Гыймалетдинов тәкъдимен хупладым. Сүз милли рухны күтәрүче, шушы юнәлештә эшләүче журналистларга махсус премия булдыру турында бара. Мин аны детальләштереп, урыс телле матбугат чараларында эшләүчеләргә дә аерым номинация кертергә кирәк дигән фикерне әйттем. Ул дәрәҗәле премия булырга тиеш. Татар рухын күтәрү юнәлешендә эшләүче журналистларга үсендерү премиясе булыр иде ул. Проблемалар бик күп. Радиолар башлыча патефон ролен үти. Музыка күп, сүз тапшырулары, аналитика җитми. Андый тапшыруларны тыңламыйлар дигән фикер белән килешмим. Музыканы көне-төне тыңлап кешенең башы аңгырая.

Конкурс, грант, премияләр мәсьәләсе – аерым бер тема. Рузилә Сафина бу җәһәттән шәхси басмаларга игътибар җитми дигән фикердә:

–  Министрлыклар яки башка оешмалар төрледән-төрле бәйгеләр үткәреп тора. Ләкин бит аларның берсе дә шәхси басмаларны күз уңында тотмый. Әлеге эшкә шәхси басмалар да җәлеп ителә икән, бик кызыклы, төрле проектлар туарга мөмкин. Дәүләт өчен, татар милләтебез өчен бу юнәлештә дә файда китерә алыр идек. Без болай да татар милләтенә зур эш эшлибез дип саныйм. Инстаграмда 100 меңнән артык укучыбыз, «Ютуб» каналында 10 меңнән артык караучыбыз, 40 меңгә якын газета укучыбыз бар. Чит төбәкләрдә «Акчарлак»ны 6 меңгә якын кеше укый. Ләкин йөрәк һаман җилкенә, безнең яңа проектларда катнашасыбыз килә. Бу барлык шәхси басма мөхәррирләренең теләге дип уйлыйм.

«Түгәрәк өстәл»дә әнә шундый темалар күтәрелде. Әлегә алар киңәш яки тәкъдим рәвешендә генә. «Татмедиа» җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев аларның күпчелеген хуплады һәм эшкә алырга вәгъдә итте.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү