Рафис Борһанов: «Бер бала да урамда калмады, үз урындык–парталарын таптылар»

Быел республикада 8 мәктәп ачылса да, башкаланың яңа төзелгән микрорайоннарында белем йортларына ихтыяҗ бар әле.

1 нче сыйныфка 10–15 сыйныф кабул иткәннәре дә юк түгел. Шулай итеп, кайбер сыйныфларда укучылар саны 35кә җитә. Кемнәргәдер икенче сменада укырга туры килә. Киләсе елларда яңа мәктәпләр төзүне дәвам итәргә җыеналармы?

– Быел 9 нчы сыйныфны 37 мең укучы тәмамласа, 1 нче сыйныфка 57 меңнән артык бала керде. Балалар арта, мәктәпләр гөрләп эшләп тора. Әмма бу укытуда проблема тудырмый. Беренчесе булмаса, икенчесе смена бар. Без үзебез дә ике сменада укыдык. Моның әллә ни зыянын күрмим, – диде республиканың баш педагогы Рафис Борһанов Татарстан Хөкүмәт йортында илкүләм проектларга багышланган матбугат очрашуында. – Демография мәсьәләсе үзгәреп тора. Бүген балалар артса, иртәгә кимергә мөмкин. Унбишәр параллельле сыйныфларда да барлык укучыларга урын җитте. Берсе дә урамда калмады, үз урындыкларын, парталарын таптылар. Теләгән кешеләргә буш урыннар бар.

Министр белдергәнчә, яңа микрорайоннар төзелгәндә, нинди объектлар кирәклеге алдан кайгыртыла. “Салават күпере” комплексында федераль үзәктән тагын бер мәктәп төзүне сораганнар. Киләчәктә “Вознесенье” бистәсендә дә яңа белем йорты төзүне планга кертәчәкләр.

Сәрия Мифтахова

Фото: Татар-информ


Фикер өстәү