Тимерхан Шәйхетдинов: “Татарстан җитәкчелеге яшьләрнең сүзен ишетә”

Кичә “Ватаным Татарстан” газетасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның программа мәкаләсе басылды. “Сәләт” клубы президенты Тимерхан Шәйхетдинов фикеренчә, республика, һичшиксез, яшь буын өчен мөмкинлекләр мохите булып санала.

– Рөстәм Нургалиевичның мәкаләсендәге яшьләргә бәйле сүзләре белән тулысынча килешәм. Аның чорында Татарстанда яшьләр сәясәте бөтенләй яңа юлга чыкты. Ул Яшьләр эшләре министрлыгын булдырды. Алар оешканнан бирле яшьләр сәясәте, мәгариф өлкәсендә, яшәү шартларын яхшырту юнәлешендә эшли. Шул ук күптән түгел генә кабул ителгән яшь гаиләләргә социаль ипотека бирү карарын алыйк. Бу да алдынгы адым түгелме? Татарстан, һичшиксез, яшь буын өчен мөмкинлекләр мохите булып санала. Республикадагы иҗтимагый оешмаларның дәүләт, хакимият белән бергә эшләве – хәзерге уңышлы, нәтиҗәле эшчәнлекнең күрсәткече. Татарстан җитәкчелеге яшьләрне ишетә. Рөстәм Нургалиевич үзе дә һаман саен яшьләрнең республика киләчәге булуын искәртеп тора, моны кабатлый. Ул яшьләр чараларында еш катнаша. Үзе дә яшьләрне мөмкин булган төрле дәрәҗәдәге чараларга җәлеп итә, катнаштыру мөмкинлеген тудыра.


Фикер өстәү