Бүген Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларның сорауларына җавап бирә

Бүген, 10 сентябрьдә 12:00 сәгатьтә республика телеканалларында һәм социаль челтәрләр туры эфирында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкының сорауларына җавап бирәчәк. Татарстан Президентының туры эфиры ТАССРның 100 еллыгына багышланган.

Туры эфир барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстанның төп уңышлары һәм казанышлары, республика үсеше турында да сөйләячәк. Республика халкыннан килгән сорауларны туры эфир барышында алып баручылар Дмитрий Аверкиев һәм Сергей Магданов Татарстан Президентына бирәчәк.

Президентка сорауларны Татарстан-24 телеканалы редакциясе телефоны (8843)224-24-24) яки социаль челтәрләрдә бирергә мөмкин. Сораулар Вконтакте социаль челтәрендә (https://vk.com/nashtatarstan) Татарстан Республикасы рәсми төркемендә яки Инстаграмда (https://www.instagram.com/tatarstan_official/) Татарстан Республикасы бергәлеге директына кабул ителә.

Сораулар 9 сентябрьгә 21.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.


Бүген Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларның сорауларына җавап бирә” язмасына фикерләр

  1. Хэерле кон. соравым бар : нишлэп бездэ башта юл тозилэр, аннан сон гына уйлыйлар пешеходный переход, разворот, поворот турында. аны алдан уйлап эшлэп булмый мени? менэ Усад бн Южный парк арасы, мэсэлэн. юл ясалды, э переход юк. мэктэп садикка или кунакка баручы трасса аша, тимер перегородка остеннэн йори. алдан уйланылмаганы куренеп тора, аны ясаучы анламый микэн аны? башка юлларын уарасан да шундый хэл

Фикер өстәү