Разил Вәлиев: «Президент Юлламасыннан бары тик яхшылык кына көтәбез»

Президент Юлламасыннан ни көтәсез?

Разил Вәлиев, Татарстанның халык шагыйре:

– Президент Юлламасыннан бары тик яхшылык кына көтәбез. Әле ул яңа гына сайланды. Яңа көч, яңа куәт белән эш башлаячак. Президентның нәрсә эшләячәге күпчелек дәрәҗәдә «Ватаным Татарстан» газетасында басылып чык­кан «Татарлар: традицияләргә тугрылык, киләчәккә ышаныч» дигән мәкаләсендә дә күренде. Бу саллы мәкаләсендә аның алдагы планнары ачыкланган иде. Аны шул юлдан барыр дип уйлыйбыз. Мин инде гуманитарий буларак, беренче чиратта үзебезнең өлкәгә кагылышлы яңалыклар, игелекле гамәлләр көтәм. Милли мәгариф, туган тел турында күп сөйләдек, хәзер гамәл вакыты. Татарстан үзенең кулыннан килгәнне, мөмкинлекләреннән чыгып милли мәгарифне аякка бастырсын иде. Өметем зур. Ә инде икътисад һәм башка өлкәләргә килгәндә, моңа кадәр дә Татарстан алдынгы булып килде, шулай дәвам итәр дип уйлыйм. Билгеле, хәзер хәл авыр. Татарстанда гына түгел, икътисад хәле бөтен дөньяда бер чама. Менә шушы авыр вакытта җитәкчелек тә, халык та, республика да сынала. Сынатмасак иде. Татарстан үзенең бара торган юлыннан тайпылмасын иде.


Фикер өстәү