Көзен бит тиресен ничек сакларга?

Җәй буе кояш нурлары, тузан, җил һөҗүменә дучар булган бит тиресен көзен тагын бер сынау – салкыннар көтә. Йөзебез бу чорда да матурлыгын югалтмыйча, сәламәт булсын өчен түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга кирәк, ди косметологлар:

1. Салкын көннәр башлангач, бит кремын урамга чыгарга ярты сәгать кала сөртергә кирәк. Тән тиресе яхшырак сакласын өчен ул ахыргача сеңеп бетмәсә хәерле.
2. Салкын көннәрдә кершән урынына тональ крем сөртергә кирәк. Коры тән тиресенә — аның составында дымландыргыч матдәләр булганы, майлысына тукландыра торганы килешәчәк.
3. Кичен косметиканы юып төшергәч, биткә махсус төнге крем сөртеп ятарга да онытмагыз. Көзге, кышкы чорда кулланылган кремнар составында глицерин булмаска тиеш. Ә менә гиалурон кислотасы булган кремнар теләсә-нинди тән тиресенә килешәчәк. Аларны бит уртасыннан башлап чәч үсү юнәлешенә таба акырын гына массажлап сөртергә кирәк.
4. Битлек ясагач, салкынга чыгарга ярамый. Шуңа күрә мондый процедураны төнгә калдыру хәерле.


Фикер өстәү