Тәмле телле Матур апа

Өлкән буын кешеләре белән аралашкан саен, үземә бер дөнья ача барам. Әле Матур апам Сафиябану белән озак кына сөйләшеп утырып, әллә никадәр мәгълүмат җыйдым. Мине сокландырган нәрсә турында язасым килеп китте. Безнең буын алар кебек тәмле телле түгел, дип уфтанып та алдым әле. Матур апаның һәрбер дустына аерым әйтелә торган иркә сүзләре булган.

Хөршидбану апа белән алар үзара исемләп түгел, ә матур итеп Гүзәлем дип аралашканнар, Мөсфирә дусты – Ландыш, Каилә дусты – Гөлкәй булса, Бибизәйнәп аптый Чәчәк булган. Әлфия ахирәте белән Сандугач дип сайрашсалар, Гөлмаһия апа белән Җиләгем дип тәмләшкәннәр. Җәмилә ахирәте – Аерылмас булган. Шунысы кызыклы: кыз чактан ук әйтелә торган матур сүзләр гомер кичкәндә дә югалмаган. Мөсфирә апаны туган көне уңаеннан менә мондый юллар белән телефоннан котлый икән:
Ландыш дигән матур чәчәк
Үсеп утыра урманда.
Миңа шундый рәхәт була
Синең белән булганда.
Ә үзе белән бер көндә тормышка чыккан Гөлмаһия ахирәткә мондый юллар юллана:
Җиләгем дип әйтәм сиңа,
Син җиләгем булганга,
Кычкырып җырлап җибәрәм
Күңелләрем тулганга.
Матур апа бераз сөйләп утыра да аннан шигырь юлларына күчә.
Тәрәз төбем матур булып,
Чәчәк ата гөлләрем.
Аякларым бигрәк сызлый,
Сызлап үтә төннәрем.
«Кызым, ник сызлый бу аяклар – авыр тартканга күрә», – ди. Аннан сугыш чоры авырлыкларын сөйләп китә. «Авылга язу килде, Кыят урманына урман кисәргә. Миңа – 14 яшь. Ирләр сугышка китеп беткән. Куәтле хатын-кызлар кайсы урман кисәргә, кайсы окоп казырга җибәрелгән. Чират Мөсфирә белән миңа килеп җиткән. Әти пила биреп җибәрде, агач аудара белмибез бит Ландышым белән. Аптырагач, ботак чабарга куштылар, анысы да бездән булмый гына бит. Безне әрлиләр генә, сезнең аркада норма тулмый дип. Бер атна этелеп-төртелеп йөрдек тә, безне фортал юлына куып чыгардылар, китегез моннан дип. Елыйбыз инде, урманда адашып калудан куркып. Алай да юлны табып, Чирмеш аркылы авылга кайтып аудык. Ландышым әйтә: «Әйдә безгә генә кайтабыз», – ди. Үзебезгә кайттым. Әти берни әйтмәде, икенче көнне, җитәкләп, авыл советына алып китте. Хисам Мозаффаров – авыл советы председателе. Әти әйтә: «Менә, Хисам, качып кайткан, теләсәң нишләт», – ди. Хисам абый: «Кәлимулла абый, бар, өеңә алып кайт, икенче язу килгәч җибәрербез», – ди. Озак тормады язуы да, тагын җибәрделәр. Акрынлап өйрәндек инде урман кисәргә дә, өйрәнми хәл юк. Нормаң тулмаса, ипи бирелми генә.
Бик истә калган тагын бер хәл. Анысы сугыш чыккач булды. Безнең әти картлык буенча сугышка алынмады. Әнинең Әстерханда апасы бар иде. Аның янына кунакка киткән чагы. Апа Әминә бик коры иде. «Ашка салырга бәрәңге юк, бар, Суксудан утынга алыштырып кайт», – ди. Кул арбасы тартып йөрүчеләр беткән вакыт инде анда. Әти әйтә: «Бар, кызым. Сиңа бер тапкыр барып кайтырлык утын бар әле анда», – ди. Төядек утынны, көндез чыгып китмим, дим, әрләнәм дә, иптәш тә юк. Караңгылангач, арбаны тартып чыгып киттем. Хәмидулла бабайлар турысына җиткәч (хәзерге Абдуллина Санияләр), дык итеп арба тәртәсен төшереп җибәрдем дә, арбага утын өстенә сузылып авып еладым туйганчы. Киттем, төн буе барып, яктыргач барып җиттем. Бер йортка кереп: «Алыштырырга бәрәңгегез юкмы?» – дигәч, «Бар, кызым. Тик баздан чыгарырга кирәк», – ди хуҗа. Бер кычыткан капчыгы бәрәңге тутырдык. «Тагын әйберләрең юкмы соң, кызым? Күпме тарта аласың?» – ди. Ярар, бәрәңге булды, тартып кайтасы бар бит әле аны. Барам, күрәм: бер җилкапкалы йорт ишегалдында атлар туарып куйганнар. Туктап, кемнәр чыгар дип көтеп торам. Насретдин абый килеп чыкты. И, шатланганнарым! Арбамны да тактылар, үземне дә утыртып кайттылар».
Матур апа үзе сөйли, үзе елый, шул арада кеткелдәп көлеп тә җибәрә. Әйе, озын тормыш юлында еларлык кайгылары да, елмайтырлык шатлыклары да җитәрлек булган. Үзе кебек карап туймаслык Йосып абыебыз (без аны Шәкерт абый дип йөртә идек) белән 5 бала тәрбияләп үстерделәр алар. Алмагачның алмалары кебек балалардан, тупырдап, оныклар туа башлаганда, Йосып абый комбайн астында калып үлде. Сугыштан җиңү белән кайткан ветеранның Җиңү көнендә – 9 Майда мәңгелек йортына күчүе бар халыкны тетрәндерде. Аяныч, улы Тәлгатьнең дә гомере бик кыска булып чыкты.
Матур апа, корт анасы кебек барлык балаларын, онык, оныкчыкларын җыеп, балаларының туган нигезенең җылысын саклап гомер итә. Аяклары йөрмәсә дә, бар яңалыктан хәбәрдар ул. Шәкерт абый үлгәннән бирле аның бер генә көн дә ялгыз торганы юк. Балалары һәрчак кайтып йөриләр.
Ачык зиһенле, сөйкемле, тәмле телле әби, Матур апа исемен аклап, 10 нчы дистәне ваклап, гомер көзе буйлап атлый. Көзләрең озын булсын, Матур апа!

Гөлчәчәк Галимова.
Тәтеш районы, Келәш авылы


Фикер өстәү