Атлар да елый

Кырык бернең җәе искә төшә,
Тугайлардан атлар кайтканда.
Кешеләр генә түгел, ул елны бит
Армиягә китте атлар да.
Аларга да җиңел булмагандыр
Соң кат күрү туган җирләрне.
Кемдер шунда: «Атлар елый»… – диде
Һәм үзе дә үксеп җибәрде…
Йөрәккә кан сауган ул көннәрне
Оныта алмыйм менә бүген дә.
Яу кырында калган байталларның
Кешнәүләре колак төбендә.
Якташ шагыйребез Рәшит Гәрәйнең шушы шигырен укыдым да уйга калдым. Кем белә, бәлки сабый чагында Күзкәй авылыннан атларны сугышка озатканда җанына уелып калган, күңелен тетрәндергән вакыйганы күздә тотып язгандыр ул аны.
Узган ел китапханәдә сугыш чоры балалары белән очрашканда әтисе авылда беренчеләрдән булып сугышка алынып, яу кырында ятып калган Котдүс кызы Нәҗибә апа сөйләде безгә бу вакыйганы.
– Хәзерге мәдәният йорты каршында Бәдретдин мулла яши иде. Аның читәннән үреп ясалган зур абзары бар. Беркөнне шунда колхозның 20ләп атын китереп яптылар. Башта күрше-күлән аптырады: бу кадәр атны ник бирегә китергәннәр. Без, бала-чагалар, читән арасыннан шул атларны күзәтәбез. Матурлар алар, ялларыннан сыйпыйсы килә. Тора-бара өлкәннәр, хәлне ачыклагандыр инде, үзара атларны сугышка озатырга әзерлиләр икән, дип сөйләшә башладылар. Бәдретдин мулланың бөтен гаиләсе, бала-чагалары белән бергә бу атларны тәрбияли: ашата, эчертә.1942 елның июне иде. Атлар китә, дигән шомлы хәбәр ишетеп, авыл халкы Бәдретдин агай ихатасы тирәсенә җыелды. Сугыш башланганга бер ел үткән, корал тотарлык барлык ир-егетләр фронтка китеп беткән. Менә хәзер атларга да чират җиткән. Авыл кырмыска оясыдай кайный. Без, бала-чагалар, хәлнең асылын аңлап бетермибез әле. Алай да өлкәннәрнең аһ-зарлары шомга салды, уйнавыбыздан туктадык. Урамга атларны чыгарып тезә башладылар. Апалар малкайларны ялларын сыпыралар, сыртларыннан сөяләр. Кузгалдылар. Алдан бер абый йөгән тотып бара, Бәдретдин мулла бахбайларны арттан куа. Куа дип, куасы да юк инде аларны. Солдатлар шикелле тезелешеп, сулга да, уңга да карамыйча атлыйлар. Тыкрык турына җитеп, борыла башлагач, бер ат, артына борылып, үзәк өзгеч тавыш белән кешнәп җибәрде, аңа башкалары кушылды. Үзләренә күрә туган авыллары белән хушлашулары булгандыр. Өлкәннәр, сыктап елый-елый, атлар артыннан атлый. Без дә калышмыйбыз: уртак хәсрәт безнең нәни йөрәкләргә дә үтеп керде. Ирләрен сугышка озаткан әнием, Рәхиләттәй, Хөснелҗинанттәй, башка хатыннар да монда. Алар, атлар күмелгәнче кул болгап, елап басып тордылар. Менә бу күренеш, атларның өзелеп кешнәгән тавышлары әле бүген, 75 ел узгач та колагымда яңгырый, бәгырьләрне актарып, еш исемә төшә, – дип искә алды ул елларны Нәҗибә апа.
Атларның иң акыллы, аңлы хайваннар икәнен беләбез. Пулялар сызгырып, бомбалар шартлап торган яу кырында да атлар солдатларның аерылгысыз дусты булган. Бүген без бу турыда китаплардан укып беләбез. Машина, танк, кеше йөри алмаган җирләрдән атлар үтә торган булган. Атның күрү сәләте көчле түгел, әмма ул искиткеч тоемлау сәләтенә ия. Сугышта да, аларга гына хас сизгерлек белән, бара торган юлларыннан кинәт читкә ыргылып, күпме солдатларны өсләренә бомба төшүдән саклап калулары турында да укыган бар. Кем белә, бәлки ул герой атлар арасында кешнәп сугышка киткән Күзкәй авылы атлары да булгандыр!

Тәнзилә Шәйхнурова.
Тукай районы Күзкәй авылы

Фото: www.prokoni.ru


Фикер өстәү