Алма кортлы булмасын өчен нишләтергә?

Көзге алмаларым бик кортлы булды. Киләсе елда да бу хәл кабатланмасын өчен көзен алмагачларны нәрсә белән эшкәртергә?

Бакчачы-блогер Эльмира Исхакова җавабы:

Хәзер алмагачка, шулай ук әйләнә-тирәсенә мочевина (10 литр суга 300 – 400 г мочевина исәбеннән) сиптерергә кирәк. Мочевина кортларның салып калдырган күкәйләрен яндыра. Ә инде көннәр бераз суыткач (һава температурасы +5+7 градуска төшкәч), 3%лы бордос катнашмасы ясап бөркергә.


Фикер өстәү