Татарстан территориясендә бозлавык һәм көчле җил көтелә, дип хәбә итә Татарстан буенча Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте.
«2020 елның 20 ноябрендә Татарстанда һәм Казанда урыны белән төнлә һәм иртән бозлавык көтелә», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Моннан тыш, төнлә һәм көндезге сәгатьләрдә көньяк-көнбатыштан көчле җил булуы ихтимал. Аның тизлеге секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин. Юлларда көчле бозлавык булуы көтелә.