Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгы медальләрен тапшырды

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең финанс министры Антон Силуановка, Федераль казна башлыгы Роман Артюхинга һәм Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары Дмитрий Вольвачка ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медальләр тапшырды. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Медальләр Татарстан Республикасы министрлыгы һәм Татарстан Республикасы буенча Федераль казна идарәсенең уртак коллегиясе башланыр алдыннан, «нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм республиканың социаль-икътисади потенциалын ныгыту өчен» тапшырылды.

Коллегия Татарстанның Хөкүмәт Йортында узды.


Фикер өстәү