Мәктәпләр һәм балалар бакчалары эшенә яңа кагыйдәләр кертелгән

Яңа санитария нормалары 1 гыйнвардан үз көченә керә. Мәктәпләрдә тәнәфес озынлыгы 10 минут тәшкил итәргә, ә дәрес 45 минуттан артмаска тиеш. “Роспотребнадзор”ның мәктәпләр һәм балалар бакчалары өчен кертелгән яңа санитария таләпләреннән берсе әнә шундый, дип хәбәр итә “РИА Новости”.

Яңа кагыйдәләр балалар сәламәтлеген саклау һәм йогышлы авыруларны кисәтүгә юнәлдерелгән. Үзгәрешләр 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кереп, 2027 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак.
“Балалар бакчалары һәм мәктәпләр белән балалар яши торган йортларга кадәрге ераклык 500 метрдан, кысынкы зур шәһәрләрдә – 800 метрдан, авыл җирлеге өчен – 1 чакрымнан артмаска тиеш. Бу ераклык зуррак икән, балаларны транспортта йөртү оештырылырга тиеш” диелгән документта.
Моннан тыш мәктәпләрдә чәршәмбе яки пәнҗешәмбе, аз һәм дөрес ашап, организмны ял иттерү көннәренә (разгрузочные дни) әйләндереләчәк. Бу көннәргә укучылар өчен җиңелрәк расписание төзеләчәк.
Тагын бер таләп – мәгариф үзәкләре, һичшиксез, җылы булырга, салкын һәм кайнар су белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Кайнар су юк икән, су җылыткыч урнаштыру зарури. Балалар мәгариф оешмаларында дүрт сәгатьтән артыграк булганда, кайнар ризык белән тәэмин ителергә тиеш. Бу шулай ук имтиханнарга да кагыла.
Балалар бакчаларында уенчыкларны – һәр көн саен көн азагында юарга, ә курчак киемнәрен – пычрануга карап юарга һәм үтүкләргә кирәк булачак. Ә инде су тидерергә ярамый торган уенчыклардан фәкать күрсәтмә материал сыйфатында гына файдалануга рөхсәт ителәчәк.


Фикер өстәү