Галимнәр гомерне озайту ысулын атады

Урта диңгез диетасы йөрәк-кан тамырлары системаы авырулары куркынычын киметергә һәм гомерне озайтырга сәләтле. Бу хакта Америка галимнәре уздырган тикшеренүгә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Белгечләр ачыклаганча, 12 ай дәвамында диета тоту эчәклек микробиомасында уңай үзгәрешләр китереп чыгарган һәм бактерияләрнең күптөрлелеген югалту куркынычын бетергән.

Моннан тыш, тикшеренүчеләр сөякләрнең уалучанлыгын киметә торган, баш мие функцияләре яхшырта һәм ялкынсынуга каршы нәтиҗә бирә торган бактерияләрнең артуын ачыклаган.

Галимнәр Урта диңгез диетасы буенча туклануының төп принциплары буларак ак майны зәйтүн маена алмаштыруны, ит ашауны киметүне һәм балык, шулай ук җиләк-җимеш һәм яшелчәләр куллануны арттыруны атаган.


Фикер өстәү