Салават Фәтхетдинов турында 10 кызыклы ФАКТ

 Салаватның җырлавын яратмаган, аңа сокланмаган кеше юктыр. Аның турында 10 кызыклы факт тупладык.

1. Салават Фәтхетдинов 1960 елның 10 гыйнварында Башкортстанның Тәтешле районы Аксәет авылында дөньяга килгән.

2. Салаватның әнисе Тәкълимә апа улы турында: «Салават бик тырыш бала булды. Мәктәпне «5»кә генә тәмамлады. Сыйныф җитәкчесе Ләйсәннең әнисе иде», — ди.

3. Салават армиядән кайтканда, Ләйсән өченче сыйныфта укыган. «Аны үзем үстердем дисәм дә була», – дип шаярта җырчы.

4. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында үз акчасына татар эстрадасы бүлеге ачкан кеше Салават!

5. Салават әфәнде үзенең зоопаркын булдыру турында хыялланган һәм булдырган җырчы. Аның анда аю белән тиененә кадәр бар. Сыеры аның туган көненә бозаулаган. Әлеге шатлыгы белән җырчы инстаграмда уртаклашты.

6. Казанның Бауман урамындагы «Йолдызлар аллеясы»нда Салават Фәтхетдинов исеме дә куелган.

7. Яраткан ризыгы хатыны Ләйсән пешергән кыстыбый.

8. Инстаграмда 260 меңнән артык язылучысы бар. Анда тормышының кызыклы мизгелләре белән уртаклашып бара.

9. Яраткан ял итү урыны – Чехия, яраткан автомобиль маркасы —  «Mercedes».

10. Олы буын җырчылар — Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров һәм Хәмдүнә Тимергалиеваларга иң күп игелек күрсәткән җырчы да Салават!


Фикер өстәү