Юк та кебек, әмма бар: йортларда тараканнар арту куркынычы яный

Тиздән фатирларда тараканнар үрчергә мөмкин икән. Ул хакта Роспотребнадзорның дезинфектология институтының дезинфекция проблемалары лабораториясе мөдире Светлана Рославцева сөйләгән.

Татарстанда хәлләр ничек соң?
Чаллыда яшәүче Мансур Гаянов тараканнардан 10 ел элек котылдык, ди.
– Аңа кадәр бездә алар гөҗләп тора иде. Кайчак йокларга куркып ятасың. Гел агулап тордык. Бетте генә дигәндә, күршеләрдән керәләр иде. Аннары кибетләрдә махсус өйгә кертми торган сыекча сата башладылар. Шуны бусагага, дивар кырыйларына сөрткәч, таракан бетте. Ул чакта подьездларда ризык күп иде. Хәзер чүпне читкә ташлыйбыз, шуңа кимегәндер дип уйлыйм, – ди ул.

Тараканнар Казан фатирларында да күренә. Хәтта, яңа гына төзелгән йортларда да тараканнар үрчи икән. Халык әлеге бөҗәкләр белән ничек көрәшә? Әнә шул хакта белешергә дип Казан шәһәренең дезинфекция станциясенә шалтыраттык.

– Без идарәче оешмалардан килгән гаризалар буенча эшлибез. Шалтырату була икән, белгечләр шундук чыгып китә. Таракан проблемасы юк дип әйтеп булмый. Мөрәҗәгатьләр килеп тора, – диде алар.

Казанның “Җилище и комфорт” идарәче оешмасына шалтыратып та белештек. Телефонны диспетчер ханым алды.

– Тараканнарның бетәсе юк. Алар бит әз генә юеш чыга икән, шундук үрчи башлый. Сулы урынга йомыркаларын салалар да, аннан берничә айдан соң тараканнар чыга. Идарәче оешма ай саен подвалга дезинфекция ясатып тора. Әгәр фатирларда яшәүчеләр мөрәҗәгать итә икән, Казан шәһәренең дезинфекция станциясеннән килеп агулап китәләр. Проблемагыз бар икән, үзегез генә бетерергә тырышмагыз. Кибетләрдә сатыла торган агуларга алар ияләшкән иде. Шуңа күрә белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Фатирларны таракан басар дип куркырга кирәкми. Саклык чараларын алдан ук күрегез. Кухня һәм ваннадагы вентиляция рәшәткәләренә сеткалар куярга кирәк, – диде ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү