Татарстанда 2020 елның IV кварталы өчен яшәү минимумы җан башына исәпләгәндә 9 600 сум тәшкил итәчәк. ТР Хөкүмәтенең тиешле карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
«2020 елның IV кварталы өчен Татарстан Республикасында яшәү минимумы күләмен җан башына — 9 600 сум, хезмәткә яраклы халык өчен — 10 231 сум, пенсионерлар өчен — 7 817 сум, балалар өчен — 9 625 сум күләмендә расларга», — диелә документ текстында.
2020 елның III кварталы белән чагыштырганда яшәү минимумы күләме бераз кимегән. Ул вакытта җан башына исәпләгәндә ул 9 752 сум, эшкә яраклы халык өчен — 10 374 сум, пенсионерлар өчен — 7 919 сум, балалар өчен — 9 891 сум иде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat