Путин: «Аның хезмәт хакы 80 мең тирәсе булырга тиеш. Акча кайда соң?»

Россиядә Фән елы башланды. Дүшәмбе көнне – 8 февраль Фән көне буларак та билгеләп үтелде. Шул уңайдан Владимир Путин Президент каршындагы Фән һәм мәгариф советының утырышын үткәрде. Утырышның башында ук ул Гатчинадагы нейтрон реакторының (ПИК) масштаблы проектына старт бирде.

Фәнни тикшеренүләр өчен кулланыла торган бу атом-төш реакторы – үткән гасырның 60–70 нче еллары проекты. Быел ул үзенең яңа стадиясенә чыкты: 10 мегаваттлы куәткә ия булды. 2022 елда аны 100 мегаваттлы куәткә җиткерергә уйлыйлар. ПИК матдәләрне наномасштабларда өйрәнү өчен дөньядагы иң алдынгы реактор дип тәкъдим ителә.
Утырыш барышында Президентка Новосибирскидан өлкән фәнни хезмәткәр Анастасия Проскурина мөрәҗәгать итте. Ул үзенең 25 мең сумлык хезмәт хакыннан зарланды. Фәнни хезмәткәрләрнең хезмәт хакы төбәктәге уртача хезмәт хакының 200 проценты күләмендә булырга тиеш. Моны кайчандыр Путин имзалаган, без инде онытып бетергән мәшһүр Май указлары таләп итә. Галимнәрнең хезмәт хакын төбәктәге уртача хезмәт хакыннан ике тапкыр арттырырга кирәк булгач, Новосибирск өлкәсендә фәнни хезмәткәрләргә ярты ставкага гына эшләүне рәсмиләштерергә кушканнар икән. Янәсе ярты ставкага 25 мең алса, тулы ставка 50 мең булып саналачак.
Бу сүзләрне ишеткәч, Президент финанс министрыннан фәнни хезмәткәрләрнең хезмәт хаклары күпме булырга тиешлеген белеште. Силуанов әфәнде кулындагы мәгълүматлар буенча, галимнәр төбәктәге уртача хезмәт хакының 200 проценты күләмендә акча белән тәэмин ителгәннәр икән. Путин, җәһәт кенә Новосибирск губернаторына мөрәҗәгать итеп, өлкәдәге уртача хезмәт хакының күләмен сорады. 39 мең сум икән. «Димәк, аның хезмәт хакы 80 мең тирәсе булырга тиеш. Акча кайда соң?» – дип шаккатты монитордан ил җитәкчесе. Росстат кәгазьләрендә хезмәт хаклары шулай зур күренә ул, чынлап та. Безнең министрлар Росстатның шул рәсми мәгълүматларын укыйлар да тынычланалар. Чынбарлык исә бөтенләй башка төрле саннар белән эш итә.
Путин финанс министры Антон Силуановка, фән һәм мәгариф министры Валерий Фальковка фәнни хезмәткәрләрнең хезмәт хаклары проблемасын өйрәнеп, агымдагы хәл турында доклад әзерләргә кушты. «Мин беләм, бик күп нечкәлекләр булырга мөмкин, барлык шул нечкәлекләрне карагыз да миңа җентекле итеп аңлатыгыз», – диде ул. Президент белән сөйләшкәннән соң, Новосибирск галименең проблемалары булу ихтималлыгын да онытмады. Мөрәҗәгать өчен кемдер кыерсыта башласа, шунда ук Президент администрациясенә шалтыратырга кушты. Анастасия Проскуринага: «Мин сезнең белән телефоннан сөйләшермен әле…» – диде. Ярдәмчесе Фурсенкога Проскурина белән элемтәгә керергә кушты. Президент кызыксынгач, галимнәрнең чынбарлыктагы хезмәт хакы кәгазьдәгесе белән тәңгәл килә башлармы – анысын әйтү кыен. Шулай да бу юлы ил башлыгына зарланган галимнең иминлеге тәэмин ителер, мөгаен.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү