«Әти кайгыдан ашаудан калып, чигә чәчләре агарып чыккан иде»

Әтием Әхәт Миңнуллинны язмыш күп тапкыр сыный. Сугышка кадәр әниләре үлеп, ул Сәкинә һәм Сәгыйрә апалары белән ятим кала. Ә инде әтиләре сугышка китеп һәлак булгач, аларны үги әниләре Фәрхисорур тәрбияләп үстерә, балалар йортына бирүдән коткарып кала. Әти шуңа әбиебезгә гомер буе рәхмәтле булды. Ә бабай сугышка киткәч, «хәбәрсез югалды» дигән язу гына килә. Гаиләдә аны һәрвакыт искә алып тордык, кайда җирләнгәнен беләсе килә иде.

Узган гасырның 80 нче елларында хәбәрдарлык чоры башланып, күп кенә документлар сер булудан туктагач, «Хәтер китабы»нда бабам турында кыска гына язуны күрү бәхетенә ирештек. 1896 (1894) нче елгы Зиннәтулла Миңнуллин Ютазы хәрби комиссариатыннан кызылармеец булып мобилизицияләнгән, Ленинград блокадын өзгәндә, Синявино калкулыклары өчен барган каты бәрелешләрдә катнашып, 1943 елның 29 гыйнварында һәлак булган, Ленинград өлкәсенең Киров районы, Синявино шәһәре тирәсендәге 5 нче номерлы Эшчеләр посёлогында җирләнгән…
Бу турыда белү белән, әтием шунда барып кайтырга уйлый. 1988 елның декабрь аенда алар, сугымнарын суеп эшне киметкәч, мине өйдә калдырып, әнием Рәйсә белән юлга кузгалалар.
Ленинград шәһәренә килеп җитеп сораштыра торгач, аларны берәү шәхси автомобилендә Синявино шәһәрчегенә илтеп куя, хак та сорамый. Ленинград кешеләренең башка шәһәрләр кешеләренә караганда күпкә ягымлы, ярдәмчел булуы турында ишетеп белгән әти-әни моны үз күзләре белән күрә. Әйе, ул вакытта блокаданың җанны тетрәтерлек фаҗига булуын өлкән яшьтәгеләр генә түгел, яшьләр дә белә. Бөтен ил халкы «Яшәү юлы»ннан блокадага алынган шәһәр халкына азык-төлек белән ярдәм итеп тора. Аңа кадәр эвакуцияләнгәннәрне дә илебез халкы, үз авызыннан өзеп биреп, ачлыктан саклап кала. Сугыш елларында безнең Димтамак авылында да эвакуацияләнгән Ленинград кешеләре булганлыгы билгеле.
…Синявино калкулыклары Ладога күле тирәсендә урнашкан. Мондагы фашистлар зур территорияне контрольдә тоткан. Ладога бозы өстеннән «Яшәү юлы» салынып, аннан шәһәргә ярдәм килеп торган, ләкин азык-төлек төягән 10 йөк машинасының берсе генә килеп җитә алган. Калганнары, фашистлар уты астында калып, боз астына киткән. Синявино калкулыкларын алу безнең кызылармеецлар өчен мөһим стратегик максат була. Монда фронтлар арасы да якынрак, блокаданы өзү өчен көч туплау мөмкинлеге дә күбрәк. 5 нче Эшчеләр посёлогы сугышка кадәр торф чыгаручылар өчен төзелгән посёлокларның берсе була. Сугыш вакытында монда Ленинград һәм Волхов фронтлары, бердәм көч булып, Ленинград блокадасын өзәргә омтыла. Ләкин бу урында Синявино – Шлиссельбург юлы үтә, немецларга корал, азык-төлек шул юлдан килеп торганга, алар бу калкулыкны ДЗОТлар төзеп, тимерчыбык һәм эскарплар белән уратып, цитадельгә әйләндергән була. «Тигр», «Рz III» танклары һәм вермахтның көчле дивизияләре каршылык күрсәтә. Менә шушы мәхшәрдәй каты бәрелешләрдә бабам Миңнуллин Зиннәтулла һәлак була да инде.

Әтием белән әнием, Синявино шәһәренә килеп, башкарма комитетка кереп, хәлне аңлата, шушы тирәләрдә бабамның батырларча һәлак булганын сөйлиләр, хәрби комиссариаттан алынган белешмәне күрсәтәләр. Аларны җитәкчеләр бик дулкынланып, игътибар белән тыңлый, 9 Май бәйрәмендә яңа мемориаль комплекс ачылачагын, анда бабайның исем-фамилиясе дә язылачагын әйтәләр, шушы тантанага килүләрен сорыйлар. Музей комплексына кереп, алар бу тирәдәге сугышларның никадәр каты булганлыгын төшенәләр. Әнием Рәйсә шул вакытта әтинең кайгыдан ашаудан калганын, чигә чәчләренең агарып чыгуын сөйләгән иде. Монда килү – бик авыр хатирә бит, аннан авыл кешесе эштән дә бушамый, бераздан инде инде әти-әни олыгая да төшә. Без бу турыда белгәнгә, үзебез барып кайту турында хыялландык. Һәм, ниһаять, узган җәйдә бертуган сеңлем Резеда һәм әтинең апасы Сәкинә кызы Гөлназ белән оныкларны да алып, Санкт-Петербургка сәфәргә кузгалдык.
Бу бик дулкынландыргыч, бик озаклап көтелгән минутлар иде. Үзебез аякка басканчы, балаларны укытып башлы-күзле иткәнче, күп гомер узды. Теге җитәкчеләр сүзендә торганмы икәнне дә белмибез. Герой-шәһәрдән Синявинога барып җитеп, мемориаль комплексны табу әллә ни авыр булмады. Бу бик мөһим бәрелешләрдә катнашкан меңнәрчә кызылармеецлар күмелгән йөзләгән туганнар каберлекләренең берсе иде ул. Мемориаль комплекс чиста, яхшы каралган. Һәлак булганнар исеме язылган дистәләгән плитәләр арасыннан үзебезгә кирәген табып алдык. Анда, чыннан да, бабайның фамилиясе язылган: «Миннулин З. рядовой». Безнең хис-кичерешләрне сүз белән генә аңлатырлык түгел иде. Кайткач, бу турыда әтинең үзенә дә сөйләдек. 85 яшен тутырган әтинең зиһене үткен, ул, бик җанланып, үзләренең шунда барганнарын да исенә төшереп, безгә рәхмәтләрен укыды.

Гөлшат Галиуллина.
Ютазы районы,
Димтамак авылы


Фикер өстәү