Коронавирустан күмәк иммунитет барлыкка килү вакытын әйттеләр

Россия вице-премьеры Татьяна Голикова коронавируска күмәк иммунитетның пәйда булу вакытын әйткән. Ул, прививка ясау пунктлары бүгенге санда сакланып, вакцинация үткәрүгә комачаулыклар тудырылмаган очракта, аның 2021 елның августында барлыкка килү ихтималын белдергән. Голикова әйтүенчә, бу хәл алданрак та булырга мөмкин. Күмәк иммунитетка ирешү вакытын, Россиянең һәр төбәгендәге һәм тулаем илдәге хәлдән чыгып, математик модель ярдәмендә билгеләргә мөмкин.

Моңа кадәр табиб-инфекционист Евгений Тимаков төрле төбәкләрдә халыкның 20–70 проценты чамасының коронавирус инфекциясенә иммунитеты барлыкка килүен хәбәр иткән иде. Шул ук вакытта ул, эпидемиологик хәлне контрольдә тоту өчен, бу күрсәткечләрнең генә аз булуын искәрткән.

 


Фикер өстәү