Тинчурин театры артисты Илфак Хафизов: «Чүкеч-балтага гына кагылмасыннар…»

Хатын-кызны көчсез зат дияргә берәү дә базмыйдыр хәзер. Тарих сынады — алар сынмады. Замана белән бергә гүзәл затлар да үзгәрде. 8 март бәйрәме алдыннан хатны-кызларның гаиләдә һәм җәмгыятьтә тоткан урыны, кыз бала тәрбияләү серләре турында  өч кыз әтисе Илфак Хафизов белән сөйләштек.

– Күп өлкәдә хатын-кыз юрганны үзенә тарта башлады кебек. Гаилә, иҗат, шул ук журналистика… Моңа ничек карыйсыз?

– Уңай карыйм. Гаиләнең йөзе, һичшиксез, хатын-кыз. Аны гаилә учагын саклаучы, дип әйтү, һич арттыру түгел. Ә без – хатын-кыз җылылык өстәп торган өебезгә кайтып керүчеләр. Ә иҗатка килгәндә… Аларның бу өлкәдә бездән артык кайнаулары начармыни? Иң мөһиме – чүкеч-балта күтәреп, ир-ат эшен эшләп, үзләрен бетермәсеннәр. Физик яктан үзләренә авырлык килмәсен. Авыр эш өчен без – ир-атлар бар. Журналистикада да шулай ук. Элегрәк алгы сафларда ир-атлар булган, хәзер хатын-кызлар ныграк тырыша, аның бер зыянын да күрмим.

– Гаилә бөтенлеге хатын-кыз кулындамы?

– Минемчә, шулай. Әни: «Ир-ат ул мал кебек: ашаган җиренә кайта», ­– дип әйтә иде. Ә өй эчендәге тынычлык – хатын-кыз кулында. Алар – гаилә терәге. Сүз дә юк, бу матди як турында түгел. Акча эшләмичә, гаиләсен кайгыртмыйча, хатын җилкәсендә утыручыларны  ир-атка чутламыйм.

– Үпкәләшкәннән соң беренче адымны ир-ат ясарга тиешме, әллә хатын-кызмы?

– Үпкәләшергә, гомумән,кирәкми. Хәер, хатын-кызларның юкка-барга да әзрәк үпкәли торган гадәтләре бар инде. Игътибар, наз җитмәвен белдереп алгалаулары турында әйтәм. Ә ир-ат гел үпкәләргә тиеш түгел, минемчә. Сүзен ярып әйтсен ул, тик эчендә үпкә йөртмәсен. Андый вак-төяк әйткәләшүләрне бер кочаклашу эретә инде, ә зурракка китсә, гафу сорау гына да җитмәскә мөмкин.

– Хатын-кыз, чыннан да, муенмы?

– Әлбәттә. Без ни генә уйласак та, уйларыбызны хатын-кызлар кирәкле юнәлешкә борып җибәрергә сәләтле. Шулай булырга тиеш тә. Карарлар бергә кабул ителергә, гаилә эшләре уртага салынып эшләнергә тиеш. Шәхсән үзем дә, нинди сорау туса да, Альбина белән (Илфак Хафизовныңхатыны. – Ред.) киңәшләшәм.

– Кыз бала тәрбияләү – үзе бер дөнья, диләр. Өч кыз әтисе буларак, бу хакта ни диярсез?

– Бу сүзләр белән тулысынча килешәм. Без гаиләдә өч малай үстек – бер төрле тәрбия алдык. Үзем менә өч кыз үстерәм – аларга бөтенләй башка караш. Малайларны дөнья тартырдай итеп тәрбияләргә кирәк, нык булып үссеннәр. Кирәк чакта кырысрак булу да комачауламый. Ә кызларга йомшаграк буласың, алар өчен җаваплылык хисе дә артыграк. Кызларым белән бөтенләй башка кеше мин. Аларныһәрчак  якларга, аларга карата назлы булырга тырышам.

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова


Фикер өстәү