Пенсиягә чыгу җиңелрәк булачак

Укытучылар, табиб, очучы, янгын сүндерүче, коткаручылар һәм кайбер башка һөнәр ияләренә вакытыннан алда пенсиягә чыгу җиңеләя. Хәзер мондый пенсиягә хокук бирүче эш стажына өстәмә һөнәри белем алу, шул исәптән квалификацияне күтәрү чорлары да кертеләчәк. Россия Премьерминистры Михаил Мишустин бу җәһәттән тиешле карарга кул куйган. Иң мөһим шарт: бу чорда хезмәткәрләрнең эш урыннары һәм хезмәт хакларының сакланып калуы, ә эш бирүчеләрнең алар өчен Пенсия фондына акча күчерүе.

Яңа тәртип картлык буенча вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына ия булган барлык һөнәр ияләренә кагыла. Шул ук вакытта ул һөнәре даими рәвештә квалификация күтәрүне таләп итүчеләр (болар – иң элек мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләре хезмәткәрләре) өчен аеруча мөһим.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү